ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чәчү кампаниясенең агымдагы темплары турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, кыр эшләрен алып бару өчен һава шартлары начар булуга карамастан, планлаштырылган уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау күләме төгәлләнгән.


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Республикабызның 100 еллыгы, һәр татарстанлы өчен әһәмиятле дата елында буалыларыбызның элек башкарылган эшләргә йомгак ясап, киләчәккә планнар билгеләү мөмкинлеге бар. Районның гасырлык тарихына мөрәҗәгать итеп, без беренче чиратта дәүләт эшлеклеләрен, галимнәрне, спортчыларны - Барлас Камалов, Равил Рахмани, Равил Кукушкин, Шәриф Хөсәенов, Василий Краснов – Асли, Дмитрий Петров – Юман, Нелли Петровский, Гомәр Толымбай, Бакый Урманчы, Борһан Шаһиди, Николай Сурков, Фоат Гарифуллин, Рифкать Газизов, Шамил Мостаев, Шәрәф Әхмәдуллин, Сабирҗан Нәфыйков, Рафаэль Рәхимов, Закирҗан Якупов, Алексей Михайлов һәм башка бик күпләрне искә алабыз.масштаблы эшләр. Безгә шундый ачык юл калдырган, Буа муниципаль районының язмышын һәм үсеш векторын билгеләгән кешеләргә тагын бер тапкыр рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Алар арасында, билгеле инде, буалылар районның беренче башлыгы Габделхәй Нәбиулла улы Хәйрулловка аерым роль бирәләр.

Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы! Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме - хезмәт ияләренең бердәмлеге көне белән котлыйм!

Кече шәһәр һәм бистәләрдә яшәүчеләрнең ташламалы ипотека кредиты хисабына торак шартларын яхшырту мөмкинлеге барлыкка килде. 193 татарстанлы быел үз торак шартларын яхшырткан инде.

Шуларның берсе – инженер Павел Демагин. Ул яшәгән Тәтеш шәһәре 30 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләр исемлегенә кергән, аларга бу елдан башлап «Авыл территорияләрендә торак урыны төзүгә (сатып алуга) Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы процент ставкасы белән ипотека кредиты» федераль программасы кысаларында еллык 3% ка кадәр ташламалы ипотекага кереп була

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда икмәкнең социаль төрләрен җитештерүче икмәк пешерү предприятиеләрен субсидияләү лимиты арттырылган. Аларга 1 сортлы ак икмәк, «Сельский» һәм «Дарницкий», яки билгеләнгән рецепт буенча пешерелгән башка төр икмәк керә.

Әгәр элек ипи пешерүчеләр сатылган социаль ипинең 1 килограммына 3 сум исәбеннән субсидия алса, 2 кварталдан субсидия суммасы 4,5 сум тәшкил итәчәк. Әлеге чара бу категориядәге икмәк-күмәч продукциясенә бәяләр үсешен булдырмауга юнәлдерелгән.

Күчемсез милекне арендалауга ничек ташлама алырга ?

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) 3 яшькә кадәрге балалары булган яки ана капиталына ия булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә өстәмә акчалата түләү бирә.

Исегезгә төшерәбез, эпидемиологик хәл кискен булу сәбәпле, ана капиталына ия яки хокукы булган Россия гаиләләренә өстәмә финанс ярдәме күрсәтелә - агымдагы елның апреленнән июнь аена кадәр өч яшькә кадәрге һәр балага ай саен 5 мең сум күләмендә түләнә. Буа районында бу акчалар 600дән артык гаиләгә каралган. Бүгенге көндә 705 гариза бирелгән, шуларның 99 ы – баш тартучылар, 554 е – канәгатьләндерелгән, 52 се – каралуга куелган.

 

2020 елда Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы буынының шәхси истәлеген саклау буенча «Үлемсез полк» акциясе онлайн узачак.

Теләгән һәркем онлайн-акциягә кушыла ала, #БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан хэштеглары белән постны бастыра ала

Форматы: Фото һәм видео

"Татарстанда Үлемсез полк Онлайн" акциясендә катнашу өчен :

 

1. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары яки якыннары турында мәгълүмат һәм фото әзерләргә.

 

2. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганының портретын кулланып фото яки видеоролик ясарга.

 

3. Текстны постка әзерләргә. Текст үз эченә алырга тиеш:

Бөек Ватан сугышы ветераны белән бәйле шәхси тарих

Бөек Ватан сугышында катнашучы турында кыскача мәгълүмат (исеме, фамилиясе, гаскәрләре яки эшчәнлеге, сугышта катнашу еллары), булган очракта, башка кызыклы мәгълүмат)

4. ВКонтакте, Одноклассники һәм Instagram социаль челтәрендә постны бастырырга.

5. Постны 15 апрельдән 5 майга кадәр урнаштырырга кирәк

Бүген Россия Федерациясе Янгын сагы көне!

Буа муниципаль районының янгынга каршы хезмәтенең барлык хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

Янгын сүндерүчеләр һөнәре — чын мәгънәсендә батыр һөнәр, ул күптән бөтенхалык хөрмәтенә лаек. Бу чын ир-атлар һәм чын профессионаллар эше. Экстремаль шартларда эшләү Сезгә аерым таләп куя-кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге белән бәйле карарларны тиз арада кабул итә белү. Осталык, кыюлык, батырлык, куркусызлык, беренче чакыру буенча ярдәмгә килергә әзерлек, катлаулы ситуацияләрдә көйле гамәлләр кыла белү соклану һәм хөрмәт уята.

Бүгенге көндә районда янгын сагы гарнизоны штатында 54 кеше исәпләнә. Быел алар 16 янгын сүндергән, ә узган ел 54 янгын сүндерүдә катнашкан. Аларның фидакарь хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен район халкы исеменнән эчкерсез рәхмәт бүләк булып тора.

Сезнең көндәлек киеренке хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Югары һөнәри осталыгыгыз, ныклыгыгыз һәм максатыгызга тугрылыгыгыз, куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итүгә ярдәм итәр һәм гадәттән тыш хәлләрдә ышанычлы яклану булыр дип ышанам. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның кайгыртуын һәм аңлавын, авыр хезмәтегездә уңышлар һәм гади кеше бәхете телибез.

Хрмәтле салым түләүчеләр!

2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан йөкләнгән керемгә (ЕНВД) бердәм салым рәвешендә салым салу системасы кулланылмый.

ЕНВД кулланган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр салым салуның түбәндәге режимнарына күчәргә мөмкин:

* салым салуның гадиләштерелгән системасына.

• үз эшчәнлеген гамәлгә ашырганда 15 хезмәткәрне җәлеп итүче шәхси эшмәкәрләр салым салуның патент системасына күчәргә мөмкин;

• ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр һөнәри керемгә салым куллануга күчәргә мөмкин.

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр күрсәтелгән режимнарны кулланганда ЕНВД (оешмалар табышына салым (НДФЛ), өстәмә кыйммәткә салым, оешмалар (физик затлар) милкенә салым кебек үк салым түләүдән азат ителәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International