ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Киләсе бәйрәм көннәре: 1 Май-Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 Май-Җиңү көне уңаеннан, КФҮнең эш графигы үзгәрде.

Бу көннәрдәге яңгырлар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре плннарына үзгәрешләр кертте. Кыр эшләрен туктатып торырга мәҗбүр булдылар. Әмма табигать чытыклыкларына карамастан, Татарстанда чәчү эшләре дәвам итә. Республика аграрийлары аяз көннәрнең бер сәгатен дә бушка уздырмаска тырышалар.

Бүгенгә көзге культуралар 481,3 мең га мәйданда, ягъни 99%ы тукландырылган, күпьеллык үләннәр – 394,4 мең га, ягъни 81 %. Быел барысы көзге бөртекле 486,7 мең га мәйданда тукландырырга кирәк, күпьеллык үләннәрне – 484,1 мең га.

Көзге культураларны тырмалау 266,3 мең га мәйданда башкарылган (планнан 68%), күпьеллык үләннәр – 448,5 мең (93%), туңга сөйргән һәм пар җирләре – 1405,6 мең га (66%) мәйданда.

Сабан культуралары барлык мәйданның 11%ында яисә 195,1 мең га мәйданда чәчелгән. Чагыштыру өчен, узган елның шушы көненә – 300,2 мең га. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, бүгенге көнгә арпа чәчү әзрәк артыграк процент белән бара, ул 123,9 га чәчелгән, ягъни 28%. Арпа чәчү күрсәткечләре зуррак булган районнар арасында: Зәй районында – 15500 га арпа, Буа районында – 9600 га, Азнакай районында – 7700 га, Сарман районында – 7400 га, Актаныш районында – 7300 га, Нурлат районында – 7200 га.

Бодай 12,5 мең га (планнан 3%) мәйданда чәчелгән – Актаныш, Әлмәт, Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Спас, Чистай һәм Ютазы районнарында.

Солы 12,2 мең га мәйданда (12,2%) чәчелгән.

Гомумән алганда, чәчү 195,1 мең га мәйданда башкарылган, ә барысы 1796,5 млн га мәйданда чәчү эшләрен бшкарырга кирәк булачак.

Россельхозбанк Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешү төзеде һәм авыл халкы өчен ташламалы ставка буенча еллык 3% тан башлап, кулланучылар кредитын бирү буенча вәкаләтле банклар исемлегенә керде. Ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының бер өлеше булып тора. 2020 елның 31 мартыннан Татарстанда «РФ гражданнары өчен йортларны төзекләндерүгә ташламалы процент ставкасы белән кулланучылар кредиты» программасын гамәлгә ашыру башланды.

Ташламалы кредит максатчан булып тора һәм 23 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге авыл территорияләрендә (авыл агломерацияләрендә) даими теркәлгән гражданнарга 6 айдан алып 5 елга кадәр 30-250 мең сум күләмендә акча алырга мөмкинлек бирә. Ташламалы ставка еллык 3% шәхси иминиятне рәсмиләштергәндә гамәлдә була.

Әлеге программа кысаларында авыл халкы үз йортларын электр һәм су белән тәэмин итү, су бүлү, җылылык һәм газ белән тәэмин итү өчен подрядчы оешмалар белән төзелгән килешүләр буенча җиһазлар сатып ала һәм монтажлый ала. Подряд шартнамәләре буенча заем акчаларын шулай ук торак йортларны һәм фатирларны ремонтлауга җибәрергә мөмкин

Буа муниципаль районы «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Шушы көннәрдә агач утыртуга Буа муниципаль районының күп кенә авыл җирлекләрендә керештеләр, аларга шәһәрлеләр дә кушылды. Буа шәһәренең Арефьев урамында узган акция кысаларында Буа шәһәре Башкарма комитеты белгечләре торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре белән бергә 20 кызыл шомырт үсентеләре утырттылар. Килеп туган эпидемиологик хәлне исәпкә алып, акциядә катнашучылар коронавирус йогышын профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча барлык чараларны да үтәделәр.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә, киләсе ял һәм бәйрәм көннәре уңаеннан, 2020 елның маенда пенсияне түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.

«Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы - «Россия Почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе киләсе көннәрдә пенсияләрне вакытыннан алда түләячәк:

- 2020 елның 2 маеннан пенсия алучыларга график буенча 3-5 число (эш режимында);

- 2020 елның 7-8 маенда пенсия алучыларга 9 число графигы буенча (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);

Башка көннәрдә-билгеләнгән график нигезендә, Татарстан почта элемтәсе бүлекләренең эш режимын исәпкә алып.

Кредит учреждениеләре аша пенсияләр һәм башка социаль түләүләр элек билгеләнгән график нигезендә башкарылачак.

 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелек тармагының 2020 елның беренче кварталында терлекчелек тармагы үсешенә йомгаклар турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


25
апрель, 2020 ел
шимбә

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Ак Барс Банк белән берлектә, https://covid19.tatarstan.ru/ сайтында цифрлы пропускларны рәсмиләштерү өчен уңайлы шәхси кабинет эшләде.

Буа районы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясендә катнашуын дәвам итә. Әлеге бакчалар Күшке, Күл Черкене, Кайбыч, Норлат авыл җирлекләрендә барлыкка килде инде. Санитар-эпидемиологик хәл шартларында бу чараларны массакүләм һәм киң итеп үткәрү мөмкин түгел. Шуңа да карамастан, буалылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышлап, безнең ветераннарга тирән рәхмәт сүзләрен белдереп, аллея һәм скверларда, һәлак булган һәм вафат булган якташларыбыз – Бөек Ватан сугышында катнашучыларга мемориаль комплекслар территорияләрендә, битлек һәм перчаткаларда эшләп, яшь агачларны утырталар.

Россия авыл яшьләре берлеге «Яшь фермер» проектын башлап җибәрде – яшь аграрийларга ярдәм итү, авыл хуҗалыгында бизнес-планлаштыру күнекмәләрен үстерү һәм командада эшли белү инициативасын. Уенда җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк һәм Россия, Кыргызстан Республикасы, Казахстан Республикасы, Әрмәнстан Республикасы, Беларусь Республикасы һәм башка илләрдә стажировкага чакырылачак.


24
апрель, 2020 ел
җомга

Коронавируска каршы көрәш вакытында онлайн дарулар сатып алуга кагылышлы җитди үзгәрешләр булды (элек мондый сату тыелган иде).

"Дару чаралары әйләнеше турында" 2010 елның 12 апрелендәге 61-ФЗ номерлы Законга төзәтмәләр рецептсыз даруларны дистанцион сату мөмкинлеген билгели һәм, шулай итеп, минималь чикләүләр булган интернет-даруханәләр эшчәнлегенә рөхсәт җибәрелде.

Шул ук вакытта интернет аша наркопрепаратлар һәм психотроплар, шулай ук 25% тан артык күләмдә этанол өлеше булган спиртлы препаратларны (мәсәлән, яшелчә, валериана төнәтмәләре, прополис яки Эхинацея, корвалол, валокордин, салицил кислотасының спирт эремәсе һ.б.) сатарга ярамый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International