ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2020 ел
җомга

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коронавирус эпидемиясе шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча «Контроль сәгате» формтында киңәшмә үткәрде. Чираттагы видеоконференция режимындагы киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов уздырды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм республика АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Буа муниципаль районының Норлат авыл җирлегендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан аллея барлыкка килде.

Авыл мәдәният йорты янындагы территориядә 100ләп агач һәм куак утыртылган. Үсентеләрне утырту белән авыл җирлегенең актив кешеләре, мәдәният йорты хезмәткәрләре район башлыгы Гөлчәчәк Булатова белән берлектә шөгыльләнделәр. Алар миләш, нарат, каен һәм шомырт үсентеләре утырттылар.

Монда ук бакча эскәмияләре урнаштырылган, алар эко-конкурста җиңү өчен җирлек тарафыннан алынган акчага сатып алынган.

Гөлчәчәк Фәритовна бу урын авыл халкының яраткан ял итү урынына әверелер, дип ышана.

Районда ТАССРның 100 еллыгына 20 га мәйданда агач утырту, сквер һәм аллеялар ясау планлаштырыла.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында су белән тәэмин итү һәм эчәргә яраклы су белән тәэмин итү чыганакларын санитар саклауның 437 зонасы (ЕГРН) күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертелгән.

Игътибарга

Су белән тәэмин итү чыганакларын һәм эчәргә яраклы суны саклау зоналарын (ССЗ) – территорияне махсус куллану шартлары булган зоналарның берсе. Бу зоналарны урнаштыруның төп максаты-су белән тәэмин итү чыганакларын һәм суүткәргеч корылмаларны төрле пычратулардан санитар саклау.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Росреестрның территориаль органнары арасында дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча дәүләт функциясен үтәүнең нәтиҗәлелеге буенча гомумроссия рейтингында икенче урынны алды.

Росреестр тарафыннан хокук бозуларның ачыклануын, аларның бетерелүен, штрафларны түләттерүне һәм тикшерүләр үткәрү сыйфатын характерлаучы тугыз күрсәткеч анализланды. Баллар җыелмасы буенча, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күрсәткече РФ субъектлары арасында икенче урынга туры килә.

Заманча терлекчелек фермасының берсе дә заманча идарә итү программаларыннан башка нәтиҗәле эшли алмый. Эшлекле җитәкчеләр моны күптән аңладылар инде, чөнки фермада автоматлаштырылмаган исәпкә алу булмаса, барлык терлекчелек процессларын контрольдә тоту, анализлау һәм аларга идарә итү мөмкин булмас иде.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында орлыкчылык тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Рәфис Хбибуллин, «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Кәлимуллин һәм КВС компаниясенең төбәк вәкиле Алексей Җиһаншин катнаштылар.

23 апрельдә район башлыклары ярдәмчеләре, район иҗтимагый советлары рәисләре һәм яшьләр ярдәмчеләре өчен «Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда яшьләрнең һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең катнашуы» темасына видеоэлемтә режимында укыту семинары булды. Семинар барышында районнарда дәүләт һәм муниципаль объектларны төзү һәм ремонтлау барышына җәмәгать контролен оештыру, төрле фондларның эшчәнлеген контрольдә тоту, шулай ук авыл җирендә яшәүче гражданнарның үзара салым акчаларын үзләштерүне контрольдә тоту буенча актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Якын арада республика районнарының иҗтимагый советлары әлеге эшчәнлекне оештыру буенча җентекле методик рекомендацияләр алачак. Семинар ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан ТР Президенты Аппаратының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән берлектә оештырылды.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 3 яшькә кадәрге балалары булган яки ана капиталына хокукы булган гаиләләргә 5000 сум күләмендә акча түләү өчен гаризаны КФҮтә тапшырырга мөмкин, дип хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә, гаиләләргә өстәмә финанс ярдәме өч яшькә кадәрге балалы, ана капиталына хокукы булган гаиләләргә федераль бюджеттан бирелә, түләү ана капиталы күләмен киметми һәм социаль ярдәмнең башка чараларына хокукын билгеләгәндә гаилә керемнәрендә исәпкә алынмый.

2020 елның 31 мартына район территориясендә 109 сәүдә объекты алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиягә ия, бу узган ел белән чагыштырганда 5 объектка кимрәк.

Буа районында 2020 елның 1 кварталында барлыгы 96,4 мең литр күләмендә маркировкаланган алкогольле продукция сатылган, бу узган елга карата 101%. Шул исәптән 57 мең литр аракы, 39 мең литр башка продукция сатылган. Районда алкоголь продукциясен сату күләме бер кешегә 2,32 литр тәшкил итте, бу узган елга караганда 3 процентка күбрәк.


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Яңа инфекциянең таралуын кисәтү максатыннан, 27 апрельдән башлап бер айга кадәр Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты үзизоляция режимына күчә. Учреждениедә 29 хезмәткәр һәм анда яшәүче 121 кеше яшәячәк.

Хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара. Учреждениенең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен җирле үзидарә органнары тарафыннан продуктларны, шул исәптән сөт продукциясен һәм икмәк-күмәч әйберләрен контактсыз китерү мәсьәләләре, шулай ук ритуаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре эшләнде.

Дәүләт ярдәменнән тыш, интернат-йортка җирле бюджеттан да ярдәм күрсәтелде. Изоляция чорында хезмәткәрләргә өстәмә 16 карават һәм матрас, 150 кг югары сортлы он бүлеп бирелгән, яшәүчеләрне дә, хезмәткәрләрне дә туклану белән тәэмин итү өчен кирәкле азык-төлек запасы булдырылган.

Шулай ук азык-төлек товарлары белән ярдәм итеп, безнең район хәйриячеләре дә үз өлешләрен керттеләр. Алар биредә яшәүчеләр өчен макарон, полба ярмалары тапшырдылар. Апас районы эшмәкәрләре бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм кер юу порошогы белән ярдәм иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International