Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында ТР Экология министрлыгы рәсем конкурсы игълан итә.
2020 елның 23 апреленнән 5 маена кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар рәсем бәйгесендә катнашырга чакырыла. Тәкъдим ителгән эшләр Бөек Ватан сугышында Җиңү көненең тематикасын, табигать тирәлегенә бәйле рәвештә, чагылдырырга тиеш.
Оештыручылар башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм бизәлешен, иҗади якын килүне, тәкъдим ителгән эшләрнең дүрт яшь категориясендә конкурс тематикасына туры килүен бәяләячәк.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә пандемия шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен чаралары турында фикер алыштылар.
«Актив озын гомер мәктәбе» технологиясе кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән короновирус инфекциясе таралу шартларында йорт карантинын оештыру буенча дәресләр үткәрәләр.
2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан йөкләнгән керемгә (ЕНВД) бердәм салым рәвешендә салым салу системасы кулланылмый.
ЕНВД кулланган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр салым салуның түбәндәге режимнарына күчәргә мөмкин:
· салым салуның гадиләштерелгән системасына.
· үз эшчәнлеген гамәлгә ашырганда 15 хезмәткәрне җәлеп итүче шәхси эшмәкәрләр салым салуның патент системасына күчәргә мөмкин;
· ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр һөнәри керемгә салым куллануга күчәргә мөмкин.
Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр күрсәтелгән режимнарны кулланганда ЕНВД (оешмалар табышына салым (НДФЛ), өстәмә кыйммәткә салым, оешмалар (физик затлар) милкенә салым кебек үк салым түләүдән азат ителәләр.
Бөтен дөньяда 22 апрельдә ел саен Халыкара Җир көне билгеләп үтелә. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Росинка" укучылары Хәмиева А.И. җитәкчелегендә тематик шигырьләр өйрәнделәр, рәсемнәр ясадылар һәм кул эшләре эшләделәр.
Бурыч-ата-аналар белән бергә педагоглар балаларны бергәләп, җиребез өчен аерым җаваплы булуыбызны аңлауга китерүдән гыйбарәт иде. Планетабызның матурлыгын саклап калу һәм арттыру мөһим.
Безнең шәһәр кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенроссия конкурсында катнаша.
Шәһәрнең иҗтимагый киңлеген үстерүдә Сез дә катнашыгыз. Социаль челтәрләрдә безнең сораштыруларны үтегез, онлайн-фикер алышуларда катнашыгыз, безгә үз идеяләрегезне юллагыз.
Бөек Ватан сугышы елларында Буа районы халкы тылда һәм фронтта үзләренең патриотик бурычларын лаеклы үтәделәр. Ун мең буалы Ватанын кулларына корал тотып саклаган, аларның җиде меңе һәлак булган. Сугыш елларында шәһәргә 7 балалар йорты эвакуацияләнә.
Сугышчан хезмәтләре өчен 3089 кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, буалылар үз герой-якташлары белән горурлана. Алар арасында Советлар Союзы Геройлары Самочкин Александр Васильевич, Шафранов Петр Григорьевич, Гарнизов Михаил Тихонович, Дан орденының тулы кавалеры Арсланов Зиатдин Миндубаевич бар.
Генерал – лейтенант А.Казанкин, полковник А. Куликов, А. Муханцев, 1 ранг капитаны Т. Трусенев, В. Рубцов, подполковник Ф. Якушенко һ. б. югары хөкүмәт бүләкләре белән билгеләп үтелде.
Бөек Ватан сугышы елларында безнең район тарихы турында тулырак мәгълүматны Сез Буа туган якны өйрәнү музее фильмының икенче өлешеннән белә аласыз. https://vk.com/video-160003293_456239070
Коронавирус йогышы таралмасын өчен, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) кабул итүнең бары тик алдан язылу буенча гына үткәрелүен искәртә.
Пенсия фондына барганчы, телефон номеры буенча шалтыратыгыз 8 (84374) 3-56-84, 8 (84374) 3-47-22 яки 074 номерына. Әгәр мәсьәләне бармыйча хәл итеп булмаса, кабул итүгә алдан язылу сервисыннан файдаланып, шәхси кабинетта, Россия Пенсия фонды сайтында язылырга кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә РПФ идарәсе башлыгы (районара).
23 апрельдә 15:00 сәгатьтә «Эшкуарлык фабрикасы» Дагыстан Республикасының Эшкуарлык һәм инвестицияләр Агентлыгы ярдәме белән «Маркетплейс: Кризиста ничек эшли башларга?» темасына түләүсез онлайн-конференция узачак
Чара кысаларында экспертлар һәм эшкуарлар сезнең сорауларга җавап бирәчәкләр һәм килеп туган вәзгыятькә үз карашлары турында сөйләячәкләр. Wildberries интернет-кибете җитәкчеләре хезмәттәшлекне ничек башларга һәм халыкара мәйданда онлайн-товарлар сата башларга, шулай ук платформадагы уңышлы һәм уңышсыз кейсларны күрсәтәчәкләр.
Чара әзер инструментарий алырга, яңа базарга чыгарга һәм клиентлар базасын киңәйтергә теләгән эшмәкәрләргә файдалы булачак.
Темалар:
- «Wildberries»да бизнесны ничек төзергә?»;
- « Маркетплейсларда маркетинг»;
- «Маркетплейсларда аналитика»;
- «Платформада уңышлы һәм уңышсыз кейслар».
Спикерлар:
Татьяна Бакальчук — «Wildberries» компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры;
Дмитрий Лазарев — «Wildberries» Электрон коммерция экспертиза үзәгенең онлайн-проектлар җитәкчесе;
Айдар Булатов — «Bulatov Group» төркеме компаниясенең Директорлар Советы рәисе, «Фабрика Предпринимательства» проектына нигез салучы, икътисад фәннәре докторы.
Чарага теркәлү: http://biz-balance.ru/marketplace.
Карантин чаралары тәмамлануны якынайту өчен нәрсә эшләргә кирәк
Хәзерге вакытта дөньяда яңа коронавирус йогышы белән авыруның 2 миллионнан артык очрагы теркәлгән.
Бөтен дөнья бу авыруның пандемиясе белән көрәшә, юлның шактый өлеше узылган инде. Безнең илдә системалы кабул ителгән чаралар ярдәмендә инфекцияне тоткарлап була. Дәүләт тарафыннан барысы да эшләнгән, әмма хәзер күп нәрсә безнең һәрберебезгә бәйле.
Бүген төп бурыч булып коронавирус инфекциясен җиңү тора, без аңа бары тик уртак көч белән генә ирешә алабыз.
Вакытлыча чикләүләр үз-үзеңне, якыннарыңны саклап калу һәм тирә-юньдәгеләрне бәла-казадан саклау өчен кирәк.
Вакытлыча чикләүләр режимына никадәр җаваплы карыйбыз, без актив тормышка һәм көндәлек эшләргә шулкадәр тизрәк әйләнеп кайта алачакбыз.
Карантин чараларын тәмамлау өчен 5 адым:
- өйдә калырга,
- дезинфекция чаралары кулланып, өйдә чисталыкны сакларга,
- заманча элемтә һәм коммуникацияләр чараларын кулланып, туганнар белән аралашырга,
- һәрхәлдә, өйдән чыкканда, сулыш юлларын ябучы битлекне кулланырга кирәк.,
- әйләнә-тирәдәгеләр белән 1,5-2 метр дистанцияне үтәргә, кулларны сабын белән юарга һәм антисептик чаралар кулланырга, Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен үтәргә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!