Татарстанның биш мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларының конкуренциягә сәләте буенча Россиянең 100 мәгариф учреждениесе топ-100енә керде. Исемлек RAEX («РАЭКС-Аналитика») рейтинг агентлыгы тарафыннан төзелгән.
Иң яхшы мәктәпләр исемлегенә RAEX рейтингыннан Россия югары уку йортларына укырга керүче мәгариф учреждениеләре кергән.
Казанның 131нче лицее-36нчы, КФУның IT-лицее – 53нче, КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицее-54нче, Казанның 2нче лицее – 76нчы урында.
Татарстанның Казаннан читтә урнашкан бердәнбер мәктәбе-Әлмәтнең 95 нче позициядә урнашкан 2 нче лицее.
Буалыларның исенә төшерәбез, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Россиядә «Хәтер бакчасы» акциясе үткәрелә, аның максаты-27 миллион һәлак булган кешеләр истәлегенә - 27 миллион агач утырту. Акция башланганнан бирле Россиядә өч миллионга якын агач утыртылды, әмма яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә һәм РФ Президентының 2020 елның 2 апрелендәге 239 номерлы Указы белән муниципаль берәмлекләр чикләрендә «Хәтер бакчасы» акциясенең барлык чаралары да соңрак вакытка күчерелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезоны башлануга әзерләнү буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.
Киңәшмә кысаларында Рөстәм Миңнеханов шуны әйтеп китте: Татарстан Республикасында бүгенгә 23 муниципаль берәмлектә 950 бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәте (СНТ) бар, аларга 381 мең бакча участогы керә. Аның сүзләре буенча, һәр участокта ким дигәндә 3 кеше ял итә, бу 1 миллионлап кеше дигән сүз.
Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус эпидемиясе шартларында терлекчелек һәм эшкәртү предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итүгә багышланган киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 5 млн сум булачак. Төп таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгы оешуга 2 елдан артык булмаска тиеш.
Грант акчаларын сөтчелек фермалары, эре мөгезле терлекләр симертү фермалары төзүгә, сарыклар үрчетүгә, ана кәҗәләр тотуга, ит һәм йомырка өчен кошчылык (тавыклар, күркәләр, казлар, үрдәкләр һәм бытбылдыклар), фермаларын, ат фермаларын һәм товар балыгын җитештерү фермаларын тотуга, теплицалар, яшелчәсаклагычлар төзүгә тотарга мөмкин булачак.
Заявкалар һәм документлар районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрендә ябык конвертта кабул ителә.
Документлар 2020 елның 20 апреленнән 19 маена кадәр кабул ителә. Консультацияләр өчен телефон: 8(843)221-76-85.
Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган, сылтама буенча керергә.
26 апрельдә, бөек татар шагыйре һәм язучысы Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә.
Буалылар игътибарына «Вдохновленный Тукаем» исемле документаль фильм тәкъдим итәбез. Фильм Татарстанның халык артисты, ТР һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, La Primavera камера оркестры җитәкчесе Рөстәм Абязовка багышлана.
Бу фильмның герое-безнең замандашыбыз, Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «La Primavera» камера оркестрын оештыручы һәм алыштыргысыз җитәкчесе Рөстәм Абязов. Габдулла Тукай шигыре белән илһамланган композитор Р.Абязов оркестры белән скрипка өчен «Тукай моңнары» сюитасын булдырган. Тукайның тылсымлы шигъри дөньясы музыка тавышларында илһамландырган хис-тойгыларын тапты. Кино татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган иде. Фильмны безнең YouTube-каналда карарга мөмкин. https://youtu.be/4kEvsEFSGkw
6 апрельдән ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, Буа район мәдәният йортының Instagramда (https://instagram.com/buinskrdk?igshid=arkxaro5abx) «Яраткан уен коралларында уйна» онлайн марафоны старт алды. Бүгенге көндә марафонда 60 тан артык кеше катнашты. Шунысы куанычлы, марафонда өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә бар. Балалар һәм яшүсмерләр марафонда бик теләп катнаштылар. Алар күп кенә музыка коралларын белүләрен күрсәттеләр. Буыннар бәйләнешен күрү куанычлы - әтиләр улларында һәм кызларында музыка коралларына мәхәббәт тәрбияли.
2020 елның 9 маенда илебездә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы. Тарихта ил халкы зур сынауларга дучар булды. Бөек Ватан сугышындагы җимерелүләре һәм кеше корбаннары буенча тарихта бу сугышка тиңнәр булмаган. Безнең Җиңү шуның белән дә әһәмиятле!
2020 ел Россия Федерациясендә "Хәрби Дан" елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында, Район мәдәният йорты каршындагы халык театры актерлары инициативасы белән, Буа район мәдәният йортының Instagramда (https://instagram.com/buinskrdk?igshid=arkxaro5abx) 10 апрельдән «Җиңүчеләргә багышлана» он-лайн марафоны башланды. Проект кысаларында һәр теләгән кеше шигырь, проза, җырлар форматындагы видео җибәрә һәм ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлый.
Марафонны оештыручылар-Буа муниципаль районының Мәдәният идарәсе һәм Район мәдәният йорты.
Күп кенә буалылар катнашты инде, сез дә кушылыгыз!
«Буа-информ» һәм Буа шәһәре Пенсия фонды идарәсе (районара) Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Виртуаль үлемсез полк» акциясе игълан иттеләр. Сез дә кушылыгыз!