ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Росреестр сервисларыннан файдаланучылар!

Хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, шулай ук Россия Федерациясенең бөтен территориясендә бердәм дәүләт реестрын (күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрының Федераль дәүләт мәгълүмат системасы) алып баруга күчү өчен Росреестр рәсми сайтта планлы техник эшләр башкара.

Аерым алганда, профилактик чаралар 7-9 февральдә үткәрелде, шулай ук 15-16 февральгә планлаштырылган. Профилактика үткәрү вакытында сервисларны кыска вакыт эчендә сүндереп торырга мөмкин. Шуны да билгеләп үтик: сайттагы сервислар аңлаешлы булмаса, гариза яки запросны дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (КФҮ) бирергә мөмкин, аның филиаллары адреслары белән рәсми сайтта mfc16.tatarstan.ru.   танышырга мөмкин. Экстерриториаль принцип буенча документлар тапшырганда Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасына (Казан ш., Кулагин ур., 1) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Буалыларны СССР спорт мастеры С.А. Нәфыйков призларына чаңгы ярышлары буенча ачык шәхси районара ярышларда катнашырга чакырабыз. Аның кысаларында 15 февральдә Чаңгы базасында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, урта махсус уку йортлары студентлары, әлеге спорт төрен яратучылар арасында чаңгы ярышлары уздырылачак.

Барыгызны да бу чарада катнашырга һәм йөгерешкә чакырабыз. Катнашучыларны чаңгы базасында теркәү, 9.00 сәгатьтә, ә ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.

Катнашучылар өчен мөһим шарт - ярышларга рөхсәт турында медицина белешмәсе булу.

Ярышлар программасы:

Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елда барлык теләүчеләр, электрон хезмәт кенәгәләрен сайлап,  гадәтләнгән кәгазь хезмәт кенәгәләреннән баш тарта ала. Эшләүче барлык гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булып тора һәм бары тик гражданин ризалыгы белән генә гамәлгә ашырылачак.

2021 елда беренче тапкыр эшкә урнашучылар гына искәрмә булачак. Мондый кешеләрнең эш чоры турындагы барлык мәгълүматлары  кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә генә электрон рәвештә генә алып барылачак.

Әгәр хезмәткәр үзенең кәгазь хезмәт кенәгәсен саклап калырга тели икән, аңа 2020 ел ахырына кадәр эш бирүчегә язмача гариза бирергә кирәк, бу очракта 2021 елдан башлап кәгазь хезмәт кенәгәсен электрон рәвештә дәвам итәчәкләр.

Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге 2020 елда Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиешле түләүләр турында хәбәр итә.

Бер тапкыр бирелә торган түләү 2020 елның апрелендә яки маенда түләнә һәм пенсия һәм башка социаль түләүләр белән бергә бирелә.        

Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен Россия Пенсия фондына махсус мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

2020 елның март аена Буа шәһәре буенча каты коммуналь калдыкларны чыгару графигы.  Каты коммуналь калдыкларны чыгару вакыты: эш көннәрендә 17.00 сәгатьтән, шимбә көнне 15.00 сәгатьтән  

У Р А М Н А Р

 2.  К. Либкнехт, Зөя урамнары

 3.  К. Маркс, Ленин урамнары

 4. Энгельс урамы

 5. Кызыл Армия, Төняк Коммуна, Кыр өсте, Тынычлык  урамнары, Тау өсте тыкрыгы

6.  Кече Яр буе урамы, Кече Яр буе тыкрыгы, Кырым, Казан урамнары

7. Маяковский, М. Җәлил урамнары

9. Чапаев, Щорс, Матросов урамнары

10. Гарнизов, З. Богданова, Карташов, Б.Урманчы, Энергетиклар, Свердлов урамнары

11. Комаров урамы

12. Тимер юл, 2 нче Тимер юл урамнары

13. Яшел, Республик урамнары

14. Ямашев, Горький урамнары

16. Зөя, Самочкин, Сафин,  Ивашев, Сайдашев, Ульянов,      Р.Шәрәфетдинов урамнары  Егоров тыкрыгы

17. Жорес урамы, Репин тыкрыгы

18. Космовский, Завод ( Васильевка пос.) урамнары

19. Вахитов, Ш.Абдрахманов урамнары

20. Ефремов, Газ урамнары

21. Р.Люксембург, Якты, Болын урамнары

23. Колхоз, Беренче Май, Пионер, Пушкин, Сторожев урамнары

24. Бебель, Казанкин урамнары

25. Комаров урамы


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

14 февраль-Изге Вәли Көне җомга көненә туры килә.

Шуңа да карамастан, район ГХАТ бүлеге мәгълүматларына караганда, бу дата яшьләр арасында аеруча шау-шу уятмаган. 14 февральдә ике пар язылышачак. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре сүзләренә караганда, кыш көне никахны теркәүчеләр аз.

Кадастр исәбеннән төшерү процедурасы, кагыйдә буларак, җир хуҗасы теләге буенча, кишәрлекне үзгәртеп корган очракта үткәрелә. Күчемсез милек объектының дәүләт кадастр исәбеннән төшерү механизмы объектның үзе турында мәгълүматларның актуальлеген туктату, милек хокукын туктату күздә тотыла. 

РФ Җир кодексы һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» Федераль закон нигезендә, җир кишәрлеген кадастр исәбеннән төшерү кайбер очракларда гына башкарыла ала. ТР буенча Кадастр палатасы һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе экспертлары  яңалыклар турында сөйләделәр.

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.    

Гомумән республика буенча 5 февральгә минераль ашламалар 70872 тонна сатып алынган, ягъни бер гектар чәчүлеккә 25,3 кг тупланган, бу 2019 елга караганда беркадәр күбрәк. Шушы датага республикада тупланган ресурслар бер гектарга 23,1 кг тәшкил итә. 

Соңгы күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә Зәй районы хуҗалыклары, аларда минераль ашламалар 3619,8 тонна, ягъни бер гектарга 53,9 кг тупланган (фаразга  карата 77 %), аннан кала Сарман районы – 4122 тонна, ягъни гектарга 52,2 кг (74,5%), Әтнә районы – 2262,5 тонна яки бер гектарга 50,7 кг (72,5%). Шулай ук Тәтеш, Саба, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Буа, Азнакай, Арча, Тукай районнарында да күрсәткечләр начар түгел.  

Рөстәм Миңнеханов фронтовикларга ТАССРның 100 еллыгына  өстәмә 25 мең сум акча бүлеп бирде.

Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районында Халыклар дуслыгының туган якны өйрәнү музеенда  хәбәр итте, дип хәбәр итә "Татар-информ"матбугат агентлыгы.

Федераль түләүләргә өстәп, республика Президенты сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затларга 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган республика түләвен түләү турында карар кабул итте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләүгә өстәп, 5 әр мең сум акча алачак.

Шулай итеп, 34 меңнән артык ветеран өстәмә ярдәм алачак. 

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирә. Фермерлар өчен кооперативка керү өстенлекләре дә бар. Беренче чиратта, бу-продукция җитештерү, саклау һәм эшкәртү көчләрен берләштерү хисабына җитештерүнең рентабельлеген арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану, һәм, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен нәтиҗәле идарә итү зарур. «Кооператив идарәчесе» модульле экспресс-курсы кысаларында теләүчеләрне нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.

2020 елның 4-6 февралендә «Кооператив идарәчесе» модульле экспресс-курсын тыңлаучыларның икенче агымы буенча укулар узды. 67 гариза арасыннан Татарстаннан 30 кеше һәм Ханты-Мансийскийдан, Төмән өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Түбән Новгород һәм Ленинград өлкәләреннән 9 кеше сайлап алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International