2020 елда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга утыз бер ел тулачак. Әйе, тарих мәңгелек. Әфган сугышы да тарихка китә. Әмма ел саен 15 февральдә без якташларыбызга – шул ерак хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан барлык кешеләргә хөрмәтебезне белдерәбез.
Әфган сугышында Буа районы егетләре дә читтә калмый. Шундыйларның берсе - Низамов Рафаэль Зыятдин улына бу сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга туры килә. «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнгән ветеранның хәл-әхвәлен сорашырга, үзләренең хөрмәт-рәхмәтләрен җылы кул кысулар белән ирештерергә яшь буын барды. Буа ветеринария техникумы «Игелек - милосердие» волонтерлар отряды сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Рафаэль Низамовка иң матур теләкләр теләп, чәчәкләр бүләк иттеләр. Ветеран күңелендә шатлык, моңсулык, күп югалтулар ачысы – барысы да бер өер булып ташыды. Әлеге дулкынландыргыч очрашуны шәһәрнең «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре оештырды.
Кунакханә хезмәтләрен күрсәтү кунакханәләргә кунакханәләрне классификацияләү системасында һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланган башка урнашу чараларын тиешле категориягә бирү турында таныклык булганда гына рөхсәт ителә («Кунакханәләрне һәм башка урнашу чараларын, тау чаңгысы трассаларын һәм пляжларны үз эченә алган туристлык индустриясе объектларын классификацияләү тәртибен раслау турында» 2014 елның 11 июлендәге 1215 номерлы Боерыгы).
2020 елның 17 февраленнән 02 мартына кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан мәктәпләрдә азык-төлек продуктлары бирү буенча автоматлар (вендинг аппаратлары) аша өстәмә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды. Мөрәҗәгатьләр түбәндәге телефоннар буенча кабул ител кабул ителә:
- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-800 555 49 43 телефоны буенча (шалтырату бушлай);
- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә (Татарстан) Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында (84374) 3-52-89 телефоны буенча .
14 февральдә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында «Казань Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә «Авылда бизнес – реаль мөмкинлекләр һәм үсеш перспективлары» яшьләр форумы узачак. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнаша.
Яшьләр форумында яшь буынга “Министрлыкның социаль челтәрләр ребрендингы” һәм «Мәктәптә умартачылык музее-остаханәсе» проектлары тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, «Фермополис» ҖЧҖ генераль директоры Нәүрүзә Толкунованың «Фермополис» геймификацияләнгән платформасы презентацияләнә. Проект фермерларны турыдан-туры кулланучылар белән бәйләнешкә кертә. Кешеләр һәркөнне уен рәвешендә продуктлар үстерәләр. Бер үк вакытта фермада да чынлап торып шул ук продуктлар үстерелә. Нәтиҗәдә, уенчылар ваклап сату челтәрләрендәгедән 1,5-2 мәртәбә арзанрак бәядән продукция алалар.
13 февральдә Татарстан ДТРК телеканалында «Вести Татарстана» программасында законнардагы соңгы үзгәрешләр яктылыгында шәхси торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү тәртибе турында сюжет чыгачак.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Галина Гончарова телеканал тамашачыларына «дача амнистиясе» буенча нинди күчемсез милек объектларын рәсмиләштерергә мөмкин булуын, ә нинди – хәбәр итү тәртибе буенча сөйләячәк.
Буа спирт заводының хезмәт коллективы белән очрашуда Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев катнашты. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, социаль яклау, пенсия фонды, мәдәният, сәламәтлек саклау һ. б. өлкә вәкилләре дә чакырылды. Предприятие эшчәнлеге һәм киләчәккә планнар белән "Русский стандарт водка" ҖЧҖнең "Буа спирт заводы" филиалы директоры Семен Обридко таныштырды.
⠀ Буа спирт заводы "Roust" холдингының "Русский стандарт аракы", Санкт-Петербургның "Браво", "Парламент", Мәскәү шәһәренең "Топас", Новосибирск ликер-аракы заводлары өчен спирт җитештерү белән шөгыльләнә. Узган ел нәтиҗәләре буенча Буа спирт заводы 1 млн 994 мең дал спирт җитештергән. Биредә тәүлегенә 6200 дал спирт, 63 тонна барда, 30 дал этил спирты, 25 дал сивуш мае җитештерелә. "Русский стандарт аракы" предприятиесе үз продукциясен дөньяның 85 илендә сата һәм Россиянең иң танылган бренды булып тора.
Семен Обридко сөйләгәнчә, предприятиедә уртача 130 кеше эшли, хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 30 мең сум. Ул билгеләп үткәнчә, завод планнарында реконструкцияләү, җитештерүне киңәйтү, шулай ук агымдагы дәрәҗәдә үзкыйммәтен саклап калу тора.
2019 елның 3 июненнән 2020 елның 29 февраленә кадәр Федераль салым хезмәте «Физик затлар тарафыннан банкларда активларны һәм счетларны (кертемнәрне) ирекле декларацияләү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 8 июнендәге 140-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә ирекле декларациянең өченче этабы кысаларында махсус декларацияләр кабул итә.
Декларант шәхсән яки вәкаләтле вәкил аша теләсә кайсы территориаль салым органында яки Россия Федераль салым хезмәтенең үзәк аппаратында махсус декларация тапшырырга хокуклы.
Декларация ике нөсхәдә бирелә.
Россия авыл яшьләре берлеге «Авыл территориясе белән идарә итү практикасы» өстәмә һөнәри белем бирү программасына тыңлаучылар җыю турында игълан итә. Ул авыл җирлекләре башлыкларына, җирле үзидарә вәкиллекле органнары җитәкчеләренә, хезмәткәрләренә һәм әгъзаларына, территориаль берәмлекләр белән идарә итү органнары, территориаль иҗтимагый үзидарә, җирле иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләренә, төбәк хакимият органнары хезмәткәрләренә һәм башка кызыксынган затларга адреслана.
Программа тыңлаучылар тарафыннан авыл территориаль берәмлекләре белән идарә итүнең уңышлы практик тәҗрибәсен үзләштерүгә һәм аны җитештерү күнекмәләрен алуга юнәлдерелгән. Белем бирү программасы турында мәгълүмат сайтта урнаштырылган https://rssm.su/
Элемтә өчен мәгълүмат: Россия авыл яшьләре берлеге мәгариф үзәге башлыгы С. М. Харахашян, электрон адрес: skharakhashyan@rssm.su тел.(495) 621 50 52, (495) 621 50 52, 89294344927.
2020 елның 21-23 февралендә Гимнастика үзәгендә (Казан шәһәре, Сыртланова ур., 6) «Хатын-кызлар арасында рапира белән фехтовкалау буенча дөнья кубогы этабы» халыкара ярышлары узачак. Шәхси һәм команда беренчелекләрендә бүләкләр уйнатылачак. Бу турнир 2020 елда Токиода узачак җәйге Олимпия уеннарына квалификация (сайлап алу) ярышлары булып тора. Ярышларда дөньяның 35 иленнән 200ләп спортчы катнашачак.
Буалыларны ярышларга һәм ачылыш тантанасына чакырабыз, ул 2020 елның 22 февралендә 17.00 сәгатьтә узачак. Ярышларга керү ирекле.
Элемтә өчен җаваплы зат - «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» мәдәният һәм тамашачылар программалары идарәсенең функциональ менеджеры Ваһапова Инна Дамир кызы, тел.: + 7 927 489 97 42
Ун минутлык ролик Республика тарихы турында сөйли. ТР Фәннәр академиясе ТАССР оешу гасырын бәйрәм итүгә багышланган анимация фәнни-популяр ролигын чыгарды. Аны бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә тәкъдир иттеләр.
"Ролик җиңел фәнни-популяр стильдә ясалган һәм интернеттан актив файдаланучы яшь кешеләргә исәпләнгән. Анарда заманча мәдәнияткә кагылышлы мемалар һәм өземтәләр тупланган", - дип билгеләп үтте Тарих институтының дисциплинарара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе, ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты ректоры Бәхтияр Измайлов.