РФ Хөкүмәте Росреестрга җир мөнәсәбәтләрен норматив-хокукый җайга салу һәм дәүләт сәясәтен эшләү буенча функцияләр бирде. Тиешле карарны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Хезмәт эшенә, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары арасында вазыйфаларны бүлү нигезендә, вице-премьер Виктория Абрамченко кураторлык итәчәк. Росреестрдан тыш, Виктория Абрамченко карамагында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Табигать министрлыгы бар.
Хөкүмәт Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко вәкаләтләрнең Росреестрга күчүен җир әйләнеше белән идарә итүнең үтә күренмәле вертикален булдыруның мантыйкый нәтиҗәсе дип атады. "Җир ресурслары-территорияләр белән идарә итү нигезе һәм икътисадның барлык тармакларында да җитештерүчәнлекне арттыру өчен база. Бу төзелеш өчен киңлек базисы, авыл хуҗалыгы өчен җитештерү чарасы. Бүген Хөкүмәтнең өстенлекле бурычы-милли максатларга ирешүгә юнәлдерелгән системалы эш булдыру. Аларның күбесе, торак төзелешеннән алып авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлауга кадәр, җирне нәтиҗәле файдалануга турыдан-туры бәйле", - диде Виктория Абрамченко.
Яңа Чәчкап авыл мәдәният йортында «Сугыш урлаган балачак» дип исемләнгән кичә узды, анда тыл хезмәтчәннәре, фронтовикларның уллары, хезмәт ветераннары катнашты. Авыл мәктәбе укучылары да килгән иде.
89 яшьлек Сәфәргали 1941 елда арышның уңуы, хатын-кызлар, картлар һәм балаларның кырларда арыш суктыруын, аннан җигүле сыерда Буага ашлык кабул итү пунктына илтәләрәрен искә төшереп сөйләде.
2020 елның салым чорыннан оешмалар өчен транспорт һәм җир салымнары өчен ташламалар бирүнең гариза бирү тәртибе гамәлдә. Ул 2009 елның 15 апрелендәге, 63-ФЗ номерлы һәм 2009 елның 25 сентябрендәге 325-ФЗ номерлы Федераль законнар белән билгеләнгән. Күрсәтелгән тәртип үз көченә кергәнче Россия Федераль салым хезмәте салым түләүчеләрнең еш бирелә торган сорауларына җавап бирде.
Шулай итеп, салым органына ташлама турында гариза бирү срогы салым түләүчеләрнең ташламалы категорияләренә карый торган оешма теләге буенча билгеләнә. Мәсәлән, махсус икътисади зона резидентлары, Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмалары, халык сәнгать һөнәрләре оешмалары шундыйлардан. Шул ук вакытта, ташламалар бирү турында хәбәр итү өчен, салым органы оешманың гаризада күрсәтелгән чор өчен тиешле ташламага хокукын раслаучы белешмәләр булырга тиеш. Ташламаның гамәлдә булу чоры расланмаган очракта, салым органы аны бирүдән баш тарту турында хәбәр җибәрә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә интернет аша видео аша кабул итү булды, аны җитәкче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина үткәрде. Кабул итүгә Әлмәт кешесе мөрәҗәгать итте, анда күчемсез милек объектына милек хокукын рәсмиләштерү мәсьәләсе каралды. Онлайн-консультация барышында гражданинга килеп туган проблемалы ситуациядән чыгу буенча киңәшләр бирелде.
Шулай итеп, Татарстан Росреестры тарафыннан күрсәтелә торган хезмәт нәтиҗәсендә, Казанга килмичә, граждан ведомство җитәкчелеге белән турыдан-туры элемтәгә керә һәм оператив рәвештә үз мәсьәләсен хәл итә алды.
Исегезгә төшерәбез, бу мөмкинлеге Интернеттан файдалану мөмкинлеге булган һәр мөрәҗәгать итүченең бар. Видео-кабул итү бигрәк тә башка шәһәрләрдә һәм авылларда, хәтта Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен уңайлы.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр җитәкчелегенә видеоэлемтә аша кабул итүгә эләгү өчен алдан ук электрон адреска skype@rosreestr.org. гариза җибәрергә кирәк. Гаризада ФИО, Skype логинын, телефон (өй яки кәрәзле) номерын, e-mail (электрон адрес) һәм сорауны күрсәтергә кирәк.
«Безнең Татарстан» X Республика яшьләр форумы– яшьләр өчен ел саен үткәрелә торган төп мәйданчык, анда һәр яшь кеше һәм команда, үз идеясен яки проектын тәкъдим итә һәм яклый, идеяләрен тормышка ашыру өчен фикердәшләр таба, иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме ала.
“Коррупциягә каршы көрәш хакында”гы федераль законның даими нигездә булмаган вәка-ләтләрен тормышка ашыручы авыл җирлеге депутатларының керемнәрен декларацияләү тәр-тибен гадиләштерү өлешенә төзәтүләр кертелде.
Муниципаль район башлыгының коррупция мәсьәлә-ләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова белдерүенчә, авыл җирлеге депутатларының вәкаләтле органы депутатлары сайланганнан соң дүрт ай эчендә үзләренең керемнәре, милекләре һәм милеккә булган җаваплылыгы, хатынының яисә иренең, балигъ булмаган балаларының керемнәре турында белешмәләр бирергә тиеш. Моның белән алар закон нигезендә кабат декларация тапшырудан азат ителә. Тик әгәр дә бер ел эчендә ул күчемсез милек, җир, автомобиль, зур суммага кыйммәтле кәгазь алса, кабат декларация тапшырачак. Әлеге закон депутатларның эшчәнлеге нәтиҗәсен арттыруга юнәлтелгән.
Яңа Чәчкап авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы тыл хезмәтчәннәренең хәлләрен даими белешеп тора. Шушы көннәрдә алар “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...” республика акциясе кысаларында Наилә апа Сабировада кунакта булдылар.
Гөлнур апа Сәлахованың баян сузуы астына җырлап кергән үзешчәннәрне шатланып каршы алды ул. Аның иркен йортында мондый очрашулар беренче тапкыр гына оештырылмый. Шуңа да “Аулак өй”гә, үткәннәрне искә төшерербез, дип, иң кечкенә сеңелесе Розаны, бала чаклары авыр сугыш елларына туры килгән Галиябану апа Әхмәтшинаны, Василә апа Шиһапованы, Рушания апа Камалованы да чакырган. Зал уртасына түгәрәкләп утырып, гапләшә-гапләшә дегәч үрделәр, орлык бөрчекләделәр, аларны бер-берсе белән алмаштылар. Яшьлекләрендәге моңлы көйләрне суздылар, тәмләп чәй эчтеләр. Бүгенге тормышларына шатлансалар да, һәрберсенең күңелендә сугыш еллары эзен калдырган яра аларның. Наилә апа араларында иң өлкәне. Сугыш башланганда аңа унынчы яшь була.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек Саклау министры Марат Наил улы Садыйковка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.
Татар халкының мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен шәхси эшкуар Ризидә Кыям кызы Хөсәенова Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
“Зөя буйлары” заказнигы хезмәткәрләре кыш башланганнан бирле урманнардагы кошларны, хайваннарны саклап калу өчен төрле чаралар үткәрәләр.
Заказник начальнигы Илнур Гыйбадуллин белдерүенчә, Кыят, Күгәлнә, Мөкерле, Бәбки авыллары янындагы урманнарда яшәүче хайваннарга, бигрәк тә пошиларга һәм кабан дуңгызларына даими рәвештә чөгендер сыгынтысы, иген, тоз куеп торганнар. Мондый ярдәм белән алар кышны исән-имин чыгарга тиеш, ди ул.
Бүген Буа районына эш визиты белән Горький тимер юлы башлыгының Казан территориаль идарәсе буенча урынбасары Александр Черемнов килде. Визит кысаларында ул район җитәкчесе Ранис Камартдинов белән очрашты, алар Бөек Җиңүнең 75 еллыгына чаралар әзерләү, шул исәптән Җиңү поездының Буа станциясендә тукталышы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу барышында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм Свияжск – Ульяновск тимер юл линиясе төзүчеләренә багышланган Геройлар аллеясын төзү мәсьәләләре дә каралды.