17-20 декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500гә якын эре татар эшмәкәрен ьыйды. "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" XIV форумын үтте.
Форум эшендә район җитәкчесе Ранис Камартдинов җитәкчелегендәге Буа делегациясе катнаша. Җирле бүлекчә җитәкчесе Гакил Камалетдинов хәбәр итүенчә, буалылар форумга яхшы әзерлек белән килгән. "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексы фойесында күргәзмә оештырылды, анда районда җитештерелә торган продукция тәкъдим ителде. Казылык җитештерү белән шөгыльләнүче Боерган авылыннан Раил Хисамов, камыр ризыклары пешерү цехын җитәкләгән Ләлә Шәрәфетдинованың продукциясе, район мәдәният хезмәткәрләренең татар халык ашлары зур кызыксыну уятты.
Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында Буа муниципаль районының Яшь Гражданнары Форумы узды, аны Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы оештырды. Форум балалар инициативаларына ярдәм итүгә, районнарда иҗтимагый эшчәнлекне үстерүгә, районның балалар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итүгә, шулай ук балалар һәм яшьләр проблемаларын ачыклауга һәм хәл итүгә юнәлдерелгән. ⠀ Хәзерге вакытта район мәктәпләрендә 4660 укучы белем ала, шуларның 89,14% ы төрле балалар хәрәкәтләрендә эшли. Төркемнәргә бүленеп, балалар эшчәнлекнең төп тугыз юнәлеше буенча проектлар төзү буенча эш алып бардылар. Форум кысаларында балалар үз проектларын эшләделәр һәм туган районны үстерү өлкәсенә үз тәкъдимнәрен керттеләр. Иң яхшы идеяләр һәм проектлар форумның пленар утырышында тәкъдим ителде һәм резолюциягә кертелде. ⠀
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан бүләкләр алу һәм бүләк алу өчен тыюны үтәү зарурлыгына игътибар итәбез.
Коррупциягә каршы законнар һәм Россия Федерациясе Граждан кодексы нигезләмәләре дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, аерым оешмалар хезмәткәрләренә бүләкләр, шулай ук хезмәт (хезмәт) бурычларын үтәүгә (вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга) бәйле рәвештә, алар тарафыннан бүләкләр алуга тыюны үз эченә ала.
Искәрмә булып, тапшырылырга тиешле, беркетмә чаралары, башка рәсми чаралар белән хезмәт командировкалары белән бәйле рәвештә алынган бүләкләр тора.
Тулысынча яки өлешчә үзләрен карарга, йөрергә көчләрен югалткан өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның тормыш шартларын яхшырту максатларында Буа районында халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү «Гармония» үзәге эшли. Өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль - көнкүреш хезмәте күрсәтә. Социаль хезмәт күрсәтү шәхси гариза нигезендә гамәлгә ашырыла. Гражданинны социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ дип тану территориаль социаль яклау органы тарафыннан кабул ителә.
Әгәр дә Сез яки Сезнең күршеләр, танышлар төп ихтыяҗларын өлкән яшьтә булулары, сәламәтлекләре какшау аркасында мөстәкыйль рәвештә башкара алмыйлар, яки якыннары, туганннары ягыннан тиешле ярдәм, игътибар күрмәсәләр, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү «Гармония» үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.
Үзәк Буа шәһәре, Ленин ур., 52 нче йорт адресы буенча урнашкан. Телефон 8 84374 3-38-05.
2019 елның 20 декабрендә 13.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бинасында (Буа ш., Ленин ур., 52) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллин гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итәчәк.
Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 3-56-24, 8-9375-24-22-24.
Яңа ел фейерверкларын, салютларын махсус җиһазландырылган урыннарда гына кабызырга рөхсәт ителә. Әлеге кагыйдәне бозучылар штраф түләячәк. Бу – 20 декабрьдән башлап 8 гыйнварга кадәр районда аерым янгынга каршы режим кертелү белән бәйле.
Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин белдерүенчә, аерым режим вакытында пиротехника товарларын сату ка-гыйдәләре дә бозылмаска тиеш. Бу уңайдан бүлек инспекторлары сәүдә үзәкләренә һәм шәһәргә кичке рейдларга чыга башладылар.
Киләсе елда Җиңү поезды маршруты Буа аша да узачак. Ул безгә Канаш шәһәреннән киләчәк, бер сәгатьлек тукталыштан соң Казанга китәчәк.
Чын катюшалар, пушкалар төягән, орден-медальле ветераннар утырткан состав бишьеллыктан – бишьеллыкка – Бөек Җиңүнең юбилейлы даталарында гына Россия буйлап юлга чыга. Беренче тапкыр Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан старт алган “марафон” киләсе елда тагын дәвам итәчәк. Моңа кадәр ул Россия тимер юлларының Казан бүлекчәсе составындагы Канаш, Казан, Шәмәрдән, Вятские Поляны станцияләрендә генә туктый иде. Быел бу маршрутка яңа “нокта” – Буа да кертелде. Ул бу дәрәҗәле исемлеккә Бөек Ватан сугышы елларында хәлиткеч Сталинград тимер юлының Свияжск-Ульяновск участогын салуга зур өлеш керткән һәм әлеге магистральне төзүдә катнашкан тере ветераннар яшәүче район буларак өстәлде.
Буа тимер юллар дистанциясе ветераннар Советы җитәкчесе Илгиз Нигъмәтуллин әйтүенчә, муниципаль район Советы Җиңү поездын лаеклы кабул итү йөзеннән вокзал янындагы буш мәйдан-да Геройлар аллеясе булдыру турында карар чыгарды. Андагы һәр агач тимер юлны төзүдә өлеш кертүче, Бөек Ватан сугышы ветераны исеме белән аталачак.
Салым хезмәте иминият взносларын фиксацияләнгән күләмдә түләү турында искә төшерә.
Түләү срогы 2019 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча
Иминият взносларын фиксацияләнгән күләмдә булып түбәндәгеләр тора:
- шәхси эшмәкәрләр;
- адвокатлар;
- медиаторлар;
- шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар;
- арбитраж идарәчеләре;
- бәяләүчеләр;
- патент ышанычлылары;
- КФХ башлыклары (үзләре һәм КФХ әгъзалары өчен);
- РФ законнарында билгеләнгән тәртиптә хосусый практика белән шөгыльләнүче башка затлар.
Бүген, 17 нче декабрьдә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Буа муниципаль районында булды.
Эшлекле сәфәр кысаларында ул район гражданнарын кабул итте, аннан соң район җитәкчесе Рәнис Камартдинов озатуында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Биредә Эльмира Зарипова социаль хезмәтләр алучылар белән аралашты, аларның яшәү шартларын карады, яшәүчеләрнең кәефе белән кызыксынды, аларга нык сәламәтлек теләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Яшәүчеләр, үз чиратларында, җылы сүзләре һәм кайгыртуы өчен аңа рәхмәт белдерделәр.
Авыл тормышы һәм эше – ул аерым тормыш рәвеше. Үзләренең яраткан эшләре белән танылган хезмәт кешеләре ихтирамга лаек. Ә хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга күчерүчеләр тагын зур хөрмәткә ия. Нәкъ менә шундыйлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын игълан итә. Җиңүчеләр 100әр мең сум бүләк алачак.
Конкурста кимендә ике буын фермерлар булган һәм гамәлдәге крестьян- фермер хуҗалыгын тотучы бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (кимендә 2 КФХ башлыгы) катнаша ала. Династия башлыгы итеп беренче буын КФХ башлыгы таныла.
Конкурс буенча сайлап алу критерийлары түбәндәгеләр була:
- КФХ әгъзалары һәм даими эшләүче хезмәткәрләр саны (КФХның һәр әгъзасы һәм даими хезмәткәре өчен 1 балл);
- шәхси эшкуарларның дәүләт реестрында гаилә фермер династияләре теркәлүнең гомуми срогы (һәр ел өчен 1 балл).
Шунысы мөһим: КФХның салымнар буенча бурычы булмаска тиеш.
Заявкаларны һәм документларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елның 17 гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә: 420014, Татарстан Республикасы, Казань шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 221-67-53, 221-76-55.
Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турындагы тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча кереп танышырга мөмкин.