Талпан вирусный энцефалит - үзәк нерв системасының өстенлеге белән кискен йогышлы авырулар авыруы. Авыру нәтиҗәләре: тулысынча савыгудан, сәламәтлекне бозуга китерә, инвалидлыкка һәм үлемгә китерә торган очракларга кадәр.
“Коммуна” хуҗалыгында районда беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керештеләр. Беренче булып кырга дым туплау агрегатлары, туфрак бераз җилләгәч минераль ашлама кертү агрегатларында механизаторлар эшне башлады.
Узган шимбәдә буалылар тоталь диктант язды. Быел аңа 55 кеше кушылды. Ул ветеринария техникумында узды.
Ветеринария техникумы, медицина училищесы студентлары, шәһәр мәктәпләре вәкилләре “ЗУЭС”, район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре бер аудиториягә генә сыешмадылар. Текст авторы — журналист Павел Басинский М. Горькийның “На дне” әсәренә багышланган язмасын экран аша үзе укыганнан соң алар ике аудиториягә бүленделәр. Диктант язучыларга аларны тоталь диктантны оештыру кураторы Дания Сәгыева, куратор-филолог Гөлнара Латыйпова укыдылар. Дания Ибраһимовна белдерүенчә, диктантларны тикшерү әле дәвам итә. “Бишле”ләр саны 14кә җиткән инде. Акциядә катнашучылар билгеләрен техникумга килеп тә, 27 апрельдән соң Тоталь диктантның рәсми сайтында да белә алалар.
Шушы көннәрдә Татарстанның муниципаль берәмлекләр Советы үткәргән “Муниципаль идарә итү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” конкурсы җиңүчеләре игълан ителде. Алар арасында буалылар да бар.
“Шәһәр һәм авыл җирлегенең иң яхшы җитәкчесе” номинациясенең җиңү Дипломы муниципаль район башлыгы Марат Җаббаровка бирелде. Ә Яңа Тинчәле авыл җирлеге башлыгы Радик Мадышев “Муниципаль хуҗалык һәм тормышны тәэмин итү системасы” номинациясендә бүләкләнде.
Агымдагы ел башыннан автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерүдә (ОСАГО) яңалыклар керде. Алар нигездә полис бәясен исәпләп чыгаруга кагыла. Автомобильчеләрнең кайсылары отачагы, кемнәргә күбрәк чыгым тотарга туры килүе турында аңлатуын сорап “Росгосстрах”ның Буа шәһәрендә агентлыгы җитәкчесе Шамил Садриевка мөрәҗәгать иттек.
Быел шәһәр яңа скверлы булачак. Ул район мәдәният йорты артында төзелә, беррәттән аның янындагы территорияләр дә уңайлыландырылачак.
Район башкарма комите-тының архитектура бүле-ге начальнигы Ринат Гыйльфанов белдерүенчә, әлеге төзелеш 75 миллион сум акчага башкарыла. Бу сумма узган ел Россия Төзелеш министрлыгы игълан иткән “Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите тудыруның иң яхшы проектлары” конкурсы финалына чыккан өчен республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре старт алды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 16 апрельгә 4323 гектарда туңга сөрелгән һәм пар җирләре, 650 гектарда күпьеллык үләннәр тырмаланды. “Авангард” һәм “Дружба” агрофирмаларында уҗым культураларын ашлауга керештеләр. Бу эш 310 гектарда башкарылды. “Авангард”та, “Заря”да, “Коммуна”да, “АгроНур”да, һәм “Ямбулат”та күпьеллык үләннәрне тукландыралар. Ашлама 841 гектар мәйданда кертелгән.
Татарстанда күчемсез милек базарын характерлый торган төп күрсәткечләр буенча тотрыклы вазгыять саклана.
Агымдагы елның март аенда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан 5163 торак бинага сату-алу килешүе (шуларның 1723 - Казанда), торак булмаган 749 – кеше (шуларның 405 – Казанда) һәм 2974 - җир кишәрлекләренә (шуларның 800-Казанда) теркәлгән. 2019 елның өч аенда Татарстан Росреестры тарафыннан сату-алу буенча 25 769 килешү теркәлгән, шул исәптән Казанда 8 614.
Бу хакта 15 апрельдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова җитәкчелегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә сүз барды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, үсемлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, финанслау бүлеге башлыгы Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, республика территориясендә дәүләт ярдәме белән иминләштерүне гамәлгә ашыручы АПК идарәсенең төбәк органнары һәм иминият компанияләре вәкилләре катнашты.
2010 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә пилот режимы кысаларында Россия Федерациясе территориясендә даими яки вакытлыча яшәүче физик затлар өчен «һөнәри керемгә салым»махсус салым режимы кертелде.