Конкурста катнашырга Бөек Ватан сугышы чорының сугыш фронтларында яки тылда хезмәт иткән туганнары һәм якыннарының фотосурәтләре сакланган татарстанлылар чакырыла. Фотосурәтләрнең күчермәләрен һәм аларга кыскача аңлатмаларны оештыру комитетының электрон адресына җибәрергә кирәк: fotohroniki75@mail.ru. Республика конкурсының башлангыч нәтиҗәләре 2019 елның апрелендә билгеле булачак. Җыелган барлык материаллар электрон база булдыру һәм музей экспонатларын тулыландыру өчен Татарстан Милли музее фондына тапшырылачак. Гомумроссия финалы 2020 елның маенда узачак
Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре терроризмны һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлдерелгән 3 нче социаль участогында төркемле дәрес үткәрделәр.
Белгечләр «Терроризм-җәмгыятькә янау»темасына мини – лекция белән чыгыш ясадылар. Аннан соң балаларга «Бесланда һәлак булучыларны искә алу» дигән видеоролик күрсәтелде. Яшүсмерләр шулай ук террористик һәм экстремистик идеология күренешләренә түзеп тору атмосферасын тудыруга юнәлтелгән дискуссиядә актив катнаштылар, рольле уеннарда катнаштылар, мәсәлән аларның берсе, экстремаль очракта, мимика һәм ишарәләрне генә кулланып, котылу планын төзүгә багышланган иде.
Чара ахырында катнашучыларга терроризм куркынычы янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмәлекләр таратылды.
Бүген Буа муниципаль районы Советының утырышлар залында Буа муниципаль районы волонтерлары өчен РТРС РТПЦ (радиотелевизион тапшыру үзәге) Тәтеш филиалы цехы башлыгы Венер Мустаев, Тәтеш РТПЦ филиалы белгечләре катнашында семинар узды.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган түләүгә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.
Бүген Буада "Идел Аръягы урманнарын саклыйк!" Халыкара урман көненә багышланган I ачык конкурсына йомгак ясалды .
Буа муниципаль районы җитәкчелеге, Казан дәүләт аграр университетының хуҗалык-икътисад эшләре буенча проректоры Зөфәр Закиров, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Харис Мусин, Казан дәүләт аграр университетының бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы мөдире Гүзәлия Клычева, Казан дәүләт аграр университеты доценты Людмила Пухачева һәм башкалар катнашты.
Район архивының Буа шәһәре һәм Буа районы халкына мөрәҗәгате: Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы муниципаль архивлары тарафыннан ТАССР оешуга 100 ел тулу алдыннан Татарстан Республикасының икътисадый, фәнни, интеллектуаль һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән затларның шәхси архив документларын тулыландыру буенча актив эш алып барыла. Еш кына муниципаль берәмлекләр, авыл җирлекләре, шәһәр һәм район оешмалары һәм предприятиеләренең шәхси коллекцияләрендә, шулай ук шәхси затларда рәсми яктан гына түгел, төбәк мирасын чагылдыручы документлар саклана. Район архивы буалыларга районыбызның икътисадый, фәнни, интеллектуаль һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән затлар белән шәхси документлар һәм предметлар бүләк итү килешүе төзү мөмкинлеге турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә.
Хөрмәтле театр иҗатын яратучылар! Россиядә Театр елы уңаеннан,Буа шәһәре оешмалары һәм предприятиеләре, Буа муниципаль районы мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре арасында узачак «Театраль Яз» II халык, үзешчән, курчак театр коллективлары фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Гаризалар кабул итү 2019 елның 1 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
Буалылар икенче тапкыр Төркиянең Мерсин шәһәре сәхнәсендә! Узган ел диңгез артында “Гольфстрим” бию төркеме булып кайтса, быелгы барлык овацияләрне “Яктылык” халык театры артистлары җыйды.
Татарстанның мәдәният министрлыгына Мерсин шәһәре мэры Борһанет-дин Кодҗамаз исеменнән “Төрек дөньясының бишенче театр көннәре” фестиваленә чакыру ки-лә. Анда шәһәр башлы-гы тәҗрибә уртаклашыр өчен Буаның “Яктылык” театры килүен үтенә. Әй-тергә кирәк, чакырылучылар исемлегендә “Яктылык” Татарстаннан гы-на түгел, ә Россиядән дә бердәнбер театр коллективы.
Татарстанда хуҗалык итүнең кече формаларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә, алар республика икътисадында лаеклы урын алып торалар һәм дәүләт ярдәменнән файдаланалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртә, 2019 елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар түбәндәге юнәлешләр буенча дәүләт ярдәме алырга хокуклы:
Язгы кыр эшләре якынлаша. Аны мөмкин кадәр кыска срокта һәм сыйфат белән башкару өчен беренче чиратта машина-трактор паркының техник торышы тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Моның өчен тракторларга һәм башка төр үзйөрешле машиналарга техник карауны үз вакытында үткәрү мөһим.