Татарстан Республикасы Президенты № 78 нче 01.02.2019 «Татарстан Республикасыны 1 июньнән 2018 елның 31 маенда 2022 елның гомуми юрисдикцияле федераль судлары эшен тәэмин итү өчен муниципаль берәмлекләрдә присяжный утырышчылар һәм запас кандидатлар исемлеген тикшерү» күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, гомуми юрисдикция федераль судларының эшен тәэмин итү өчен присяжный утырышчыларга кандидатлар исемлеген, присяжный утырышчылар булу хокукын югалткан гражданнарны, шулай ук фамилиясен һәм яшәү урынын тиешле муниципаль берәмлек чикләрендә алыштырган гражданнарны ачыклау предметына тикшерү алып барыла.
Кичә, 1 февральдә, И. Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсына йомгак ясалды. Финалда конкурсның зона этапларында җиңү яулаган 26 ата - ана комитеты катнашты.
Буа муниципаль районын конкурста Боерган урта гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар комитеты тәкъдим итте һәм мактаулы 3 урынны алды.
"АБВГДЕЙКа" балалар бакчасында һәм Үзәк китапханә белән берлектә "Татар малае, татар кызы" бәйгесе узды. Анда 4 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар катнашты һәм туган телне яхшы белү, актерлык осталыгы, үз индивидуальлеген күрсәттеләр. "Визит карточкасында" балалар үзләре турында сөйләделәр, "нәфис номер" да яраткан мавыгуларын күрсәттеләр: җырлар, биюләр, шигырьләр. Өйдә әти-әниләр белән бергә тәмле милли ризыклар пешерделәр: коймак теле, кыстыбый, коймак, бармак, иҗади эшләр ясадылар: түбәтәй, читекләр, милли киемдә курчаклар.
Барлык катнашучыларга да грамоталар тапшырылды, ә китапханә хезмәткәрләре балаларга балалар өчен китаплар бүләк иттеләр.
Бүген Буа шәһәренең "Арктика" боз сараенда А.В Тарасов исемендәге " Алтын шайба" клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының 2006-2007 елгы егетләр арасында финал уеннары старт ала.
Ярышлар 2-4 февральдә узачак, аларда республиканың 8 районыннан командалар катнашачак.
Барыгызны да чакырабыз! Ачылу тантанасы 15.00 сәгатьтә,керү ирекле.
2019 елның беренче аенда Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 21 бала теркәлде: 13 малай һәм 8 кыз. Балалар арасында иң популяр исемнәр Әминә, Ясмина, Таңсылу, Матвей, Әмир, Кәрим булды.
"Чәчәкләр салават күпере" халыкара сәнгать конкурсы 2-3 февральдә шәһәребезнең 1 нче сәнгать мәктәбендә узачак. Дүрт номинациядә илнең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан 400дән артык бала катнашыр дип көтелә.
“Зөя буйлары” заказнигы хезмәткәрләре узган атнада сулыкларда бәке тишеп, балыкларны кислород кытлыгыннан коткарсалар, бу юлы урман җәнлекләрен кышкы ачлыктан алып калырга ашыктылар. Ничек?
Заказник начальнигы Илнур Гыйбадуллин хезмәт автомобиленең багажнигына төрле ярмалар шыплап тутырып, Каенлык урманына таба юл алды.
Көн саен 10-15 километр чаңгыда йөгерү берни түгел сиксән яшен тутыручы Рәшит абый Ибраһимовка. Соң, районда беренче булып СССРның спорт остасы исемен алган “егет” бит ул.
Агымдагы ел белән Мәскәүдә, Мәскәү, Калуга өлкәләрендә һәм Татарстанда яңа төрле салым гамәлгә керде. Ул – һөнәри керемгә салым.
Бу хактагы 422 номерлы Федераль законда билгелән-гәнчә, түбәндәге “кысаларга” туры килүче, ягъни җитештерелгән товарны мөстәкыйль сатучы яки хезмәт күрсәтүче, үз һөнәри эшчәнлеге башкарганда эш бирүче дә, ялланган хезмәткәр дә булып тормаган, календарь елга 2,4 миллион сумнан күбрәк кереме булмаган, яңа салым гамәлгә кергән территориядә яшәгән Һәнәри физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр керемгә салым махсус режимын ирекле кабул итәргә хокуклылар. Әлеге салымны түләүче сыйфатында исәпкә кую “Минем салым” түләүсез мобиль кушымта аша, яки Россия ФНСы сайтында “Һөнәри керемгә салым” салым түләүче кабинетына кереп, яисә шуңа вәкаләтләнгән банклар аша башкарыла.
Ырыңгы авылыннан фермер, гаилә фермасы хуҗасы Алексей Кубайкин күптән түгел Голландиядәге коллегалары эшчәнлеге белән танышып кайтты. Бүген ул анда популяр булган сыер савучы роботларны үзендә булдыру теләге белән яши.
Моның чынга ашмас-лык хыял түгеллеген дә белә. Роботлаштырыл-ган фермалар илнең төр-ле төбәкләрендә, хәтта Татарстанның Саба районында да бар.