ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Суд приставларының федераль хезмәте (Россия ФСПХ) — судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү, суд актларын, башка органнар һәм вазыйфаи затлар актларын үтәү, шулай ук билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек функцияләрен һәм хокук куллану функцияләрен гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органы.
Хөрмәтле суд приставлары хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларыбызны һәм һөнәри осталыгыгыз, намуслы хезмәтегез, эштә җаваплылык өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә шәхси тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм ныклы тормыш позицияләрендә уңышлар телибез!

"Алтын битлек" милли театраль премиясе 2019 елгы фестивальнең лонг-листын бастырып чыгарды. Эксперт советы фикеренчә, 2017-2018 еллар сезонындагы иң күренекле спектакльләр исемлегенә Тимур Кулов куелышында Буа дәүләт драма театрының В. Шергинның  «Концлагеристы» спектакле кергән.
 Уңышлары белән котлыйбыз һәм яңа иҗади җиңүләр телибез!

Алар 2018 елның 9, 10 ноябрендә Россиянең барлык территориаль салым инспекцияләрендә узачак. 2018 елның 09 ноябре (җомга) 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, 2018 елның 10 ноябре (шимбә) 08.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.

30-31 октябрьдә Татарстан Республикасында һөнәри осталык буенча 25 компетенция буенча «Абилимпикс - 2018» IV илкүләм чемпионаты узды. Буа ветеринария техникумы студенты Рамил Травкинны "кондитер эше"  буенча "Абилимпикс" төбәк чемпионатында 3 урын белән котлыйбыз!
 

"Батыр" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә мини - футбол буенча гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында "Көзге каникуллар" дигән ачык турнир узды , 2008-2009 елгы егетләр ярышларда Буа районының 80 катнашучыдан 10 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча: 1 урын-  Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәп, 2 урын - 2нче Лицей, 3 урын-1 нче мәктәп.
 Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде. Кабул итү атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча алып барыла: Авангард ур., 74, 2нче подъезд (26 нчы тәрәзә).

Бу юлы архив хезмәтенә һәм ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан сыйныф сәгатенә Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегенә лицей-интернатның 7 сыйныф укучылары килде.
 

Бүген Буа шәһәренең сәләтле балалар өчен Лицей-интернат базасында Буа районы башлыгының "Талантлар ачу" профильле мәктәбе, районның талантлы һәм сәләтле балалары өчен "Казан ачык талантлар университеты" катнашында, үзенең эшен башлап җибәрде.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга, яшь кадрларны Татарстан Республикасының эшче яшьләре хәрәкәте эшчәнлегенә җәлеп итү, Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларында проект эшчәнлеген үстерү, эшче белгечлекләрен популярлаштыру һәм эшче яшьләр арасында актив гражданлык позициясе формалаштыруга юнәлдерелгән проектлар республика конкурсы үткәрелә. Гомуми приз фонды 1 000 000 сум тәшкил итә. Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән бүләкләнәчәк.⠀

Фикер алышу туган якны өйрәнү музеенда узды. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов үзәкне үзгәртеп кору белән беррәттән мәдәни программа төзү, ягъни ел дәвамында үткәреләчәк чаралар буенча да бурыч куйды. Бу көнне шәһәр үзәгендәге тарихи бинаның беренче катында – Бурундуковлар йортында сәнгать галереясы булдыру турында тәкъдим яңгырады. Катнашучылар анда күргәзмәләр, мастер-класслар, очрашулар, кичәләр, романслар кичәләре үткәрү мөмкинлеге турында сөйләделәр. Хәтта бинадан читтә дә. Галереядә мольбертлар һәм буяулар, башка кирәк-яраклар сакларга мөмкин булачак. Мондый чаралар балаларны да, өлкәннәрне дә җәлеп итәр иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International