Көн җилле, суык булуга карамастан, сәүдә рәтләреннән кеше өзелмәде.Быел ярминкә урыны үзгәргән – Батыршин урамына күчкән. Кысанрак булса да, барысы да сыешканнар үзе. Район үзешчәннәренә чыгыш ясау өчен дә урын калган. Аларның дәртле җырлары астында казанлылар иртәнге якта ук һәр ноктада тукталып, Буа сыен сайларга керештеләр. Инде иртәнге сәгать уннар тирәсенә Кыят, Яшевка, Боерган, Күл Черкене, Зур Фролово авыл җирлекләре башлыклары халыктан артканны җыеп алып килгән продукцияне сатып бетергәннәр иде инде. Кабак та, ташкабак та калмаган.
Быел татарча диктант язу акциясенә 150дән күб-рәк буалы кушылды. Оештыру комитеты әйтүен-чә, бу узган елга караганда 50 кешегә күбрәк.
Узган дүшәмбедә Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Буада, беренчел йөрәк-кан тамырлары үзәгендә соңгы ун елда Идел аръягы районнарыннан кабул ителгән 5 меңнән күбрәк пациент тулы медицина ярдәме алган. Шуның яртысы үзебезнең районныкы.
2 ноябрьдә Россия Федерациясенең барлык субъектларында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Зур этнографик диктант” язу оештырыла.
Аның барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның юлны дөрес аркылы чыгуларын, өлкәннәрнең аларны махсус автоутыргычларда йөртүен тикшерүне көчәйтәчәкләр. Быелның 9 аенда республика юлларында балалар катнашында 474 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 10ысының гомере өзелгән, 491е тән җәрәхәтләре алганнар. Районда исә 4 ДТП булган, анда 4 сабый каза күргән.
Буа быел да кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр федераль конкурсында катнаша. Халык тавыш бирүе белән төзекләндерү өчен шәһәрнең Үзәк мәйданы сайланды.
Үзәк мәйдан, парк, стадион, аларга орынып торган урамнар нинди булырга тиешлеген яшәүчеләр үзләре хәл итә. Тәкъдимнәр кертеп, идеяләр биреп. Бу максатта шушы көннәрдә район мәдәният йортында территорияне төзекләндерү концепциясе буенча гавами фикер алышулар узды. Анда бизнес, төрле оешма-предприятиеләр, учреждениеләр вәкилләре, яшьләр, гади буалылар – шәһәрнең иң актив 80нән күбрәк кешесе катнашты. Командалап эшләү барышында буалылар уңайлы, барлык яшьтәге шәһәрлеләрне һәм кунакларны елның 365 көнендә дә җәлеп итәрлек җәмәгать территориясе булдыру буенча фикерләрен җиткерделәр
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге башлыгы Алсу Сабирҗанова аңлатып узганча: «әгәр мөрәҗәгать итүче кадастр бәясен дөрес дип санаса, ул аны судта яки Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау буенча махсус комиссиядә бәхәсле дип игълан итә ала. Физик затлар сайлап ала алалар – судка яки комиссиягә мөрәҗәгать итәргә, ә юридик затлар башта нәкъ менә комиссиягә мөрәҗәгать итәргә тиеш.»
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне ел саен илебездә 30 октябрьдә билгеләп үтелә. Сәяси репрессияләр-ул безнең ил тормышында тулы бер чор, ачы һәм куркыныч чор. Совет хакимияте елларында сәяси мотивлар буенча массакүләм репрессияләргә миллионлаган кеше дучар ителгән. Буген нигезсез атылып, репрессияләргә дучар ителгән кешеләрне, төзәтү-хезмәт лагерьларына озатылган, ә аларның туганнары озак елларга газапларга дучар булганнарны искә алалар.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе барыгызны да якынлашып килүче дәүләт бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлый! Бу бәйрәм көннәрендә барыгызга да тыныч күк йөзе, гаилә иминлеге һәм ныклы сәламәтлек телибез! Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш - бирешләрне дәүләт теркәвенә алу өчен документлар кабул итү/бирү, шулай ук кадастр исәбенә алу «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ - «Минем документлар»башкарыла.
Гражданнарга уңайлы булсын өчен, КФҮнең бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә гариза бирүчеләрне кабул итү графигы - «Минем документлар»:
1 ноябрьдә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының Буа районара тикшерү бүлегендә хезмәт хакын һәм башка түләүләрне түләмәү һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хокуксыз гамәлләре турында сораулар буенча гражданнарны шәхси кабул итү үткәрелә. Кабул итүне Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Буа районара тикшерү идарәсе җитәкчесе, юстиция майоры Илнур Сабирҗанов үткәрәчәк, адресы: Буа шәһәре, Арефьев урамы, 14 йорт.