ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2 октябрьдә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Адда Зәйдуллина "ТНВ" телеканалында "Исәнмесез! " иртәнге мәгълүмати-танып-белү программасының махсус кунагы булачак.

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә бәйрәм концерты узды. Бүген бәйрәм сәхнәсеннән өлкән яшьтәге буалылар адресына котлау сүзләре яңгырады. Беренчеләрдән булып аларны район башлыгы Марат Җәббаров котлады

Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония”үзәгендә “Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе “эшли башлады. Программаның төп максаты булып авыру хәлдәге өлкәннәрне тәрбияләгәндә һәм тернәкләдергәндә күнекмәләргә өйрәтү буенча семинарлар үткәрү тора.

Бүген Буа муниципаль районында Россия Федерациясе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һәм Татарстан Республикасы «Буа муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең социаль-икътисадый һәм мәдәни үсеш мәсьәләләре буенча вәкиллекле органында «Бердәм РОССИЯ» фракцияләре депутатларының үзара хезмәттәшлеге турында килешү имзаланды.

Бүген, 1 октябрьдә, Буа муниципаль районының Аксу авылында җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкиле Фәнис Исхаков, Төзелеш министрлыгының вәкиле Динар Сәгъдәтуллин һәм җирлек халкы катнашында модульле ФАП ачылу тантанасы булды.

«Инженерлык челтәрләре» Буа МПЖКХ җәмгыяте хезмәткәрләре шушы көннәрдә үзәк паркта 70 ылыслы яшь агач утырттылар.
- Максат бер - территориянең бердәм һәм гармонияле ландшафты булдыру, шәһәрдәге экологик хәлне яхшырту,- диләр алар.  Һәм әлеге инициатива буалылар тарафыннан хупланыр дигән өметтә калалар.

"Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең (Татарстан) Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге грипп һәм ОРВИ профилактикасы турында хәбәр итә

Өлкәннәр көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров районда яшәүче барлык олы яшьтәге кешеләргә котлау ирештерә:


29
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Бәйрәм уңаеннан муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров Буа машина төзү заводы коллективына котлау ирештерә

Бүген, 29 сентябрьдә, Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында, Ранис Камартдинов рәислегендә, торак комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аның барышында 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләрнең, шулай ук авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның, шул исәптән яшь гаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту мәсьәләләре каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International