ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Буада пенсионерлар өчен 1-5 октябрьдә бушлай чәчтараш хезмәтләре күрсәтеләчәк.

1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр безнең районда башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнекмәсе үткәреләчәк.

Казанда, Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ветеринария белгечләренә автомобиль ачкычлары тапшырды. Буа районы ветеринария хезмәте автопаркына ике   "Лада Ларгус " автомобиле белән KS045L модификациясе тулыланды. Автомобиль ачкычларын шулай ук Буа ветеринария техникумы директоры Илдар Гыйниятуллинга тапшырдылар.


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 25 сентябрендә Казан шәһәренең Хезмәт Сараенда дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы президиумының 15 утырышы узды

2018 елның 1 октябрендә Россиядә өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм алдыннан Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Преодоление" клубы әгъзалары өчен үзенең куллары белән котлау открыткалары ясау буенча дәрес уздырдылар.

5 октябрьдә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен "кайнар линия" телефоны ачылачак.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Аида Зәйдуллина "Күчемсез милеккә хокукларны теркәү өлкәсендә федераль законнарны куллануның актуаль мәсьәләләре" темасына багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты.

2018 елның 3 октябрендә 10.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бинасында Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 нче йорт адресы буенча гражданнарны шәхси сораулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Шахмед улы Ягудин кабул итә.

1 октябрьдән Буа муниципаль районында 9 муниципаль маршрут буенча даими рәвештә пассажирлар йөртә башлаячаклар.

«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясендә 21 сентябрьдә Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә «Татарстан Республикасы Елның иң яхшы якташлыгы " республика конкурсына йомгак ясалды һәм иң яхшыларны бүләкләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International