Буаның мәктәп директорлары, мәктәпкәчә белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклашу максатында Кукмара районында булып кайттылар.
САЛЫМ ТҮЛӘҮЧЕНЕҢ ШӘХСИ КАБИНЕТЫ САЛЫМ ИНСПЕКЦИЯСЕНӘ ШӘХСИ ВИЗИТЫННАН ЯХШЫРАК! ШӘХСИ КАБИНЕТНЫ ТОТАШТЫРЫГЫЗ
Бүген, 19 сентябрьдә Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә " Буа ветеринария техникумы» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары өчен Россия Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган күргәзмә һәм экскурсия оештырылды.
Район хуҗалыкларында көзге эшләр дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, силос салуга барлык хуҗалыклар керешкән. 18 сентябрьгә сусыл азык тиешленең 40 процентында базланган. “Авангард” агрофирмасында кукурузны бөртеккә дә суктыралар. 541 гектарның 23 проценты җыеп алынган. Барлыгы 757 тонна ашлык җыелган.
18 сентябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан шәхси торак төзелеше һәм бакча йортлары объектларына хокукларны рәсмиләштерү һәм төзелеш өлкәсендәге законнар үзгәрешләренә багышланган «кайнар линия» үткәрелде. Казанда дүрт сәгать дәвамында физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева тарафыннан 30лап шалтырату кабул ителде, аларга квалификацияле җаваплар бирелде. Сезнең игътибарга кайбер еш кабатлана торган сорауларга җаваплар тәкъдим итәбез.
Бүген Буага эшлекле сәфәре кысаларында Эчке эшләр министры Артем Хохорин килде. Ул Буа муниципаль район эчке эшләр бүлеге шәхси составына яңа начальникны - Ринат Фиргать улы Хәсәновны тәкъдим итте. Ринат Фиргатович әлегә кадәр Тәтеш районы буенча эчке эшләр бүлеген җитәкләде. Әлеге чарада район башлыгы Марат Җаббаров да катнашты
Россия Федераль салым хезмәте сайтының төп битендә 2017 ел өчен физик затларның милек салымнарын исәпләү һәм түләү турында тулы мәгълүмат урнаштырылган «салым белдерүе 2018» дигән промо-бите барлыкка килде, шулай ук әлеге салым түләү өчен бердәм салым белдерүләре турында мәгълүмат урнаштырылды.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас территориаль бүлеге 2018 елның 27 сентябрендә 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Мария Трофимовага Буа районы һәм Буа шәһәре, Тәтеш, Чүпрәле, Апас районнары халкын шәхси кабул итүне видеоконференцэлемтә режимында үткәрү турында хәбәр итә
Бүген 18 сентябрьдә Буа муниципаль районының Норлат авылы зиратында шушы авылда туып-үскән, РСФСРның Атказанган икътисадчысы, дәүләт һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Шамил Әсгат улы Мостаев каберенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин, Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров, аның беренче урынбасары Илдар Еремеев катнашында чәчәкләр салу тантанасы узды.
Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан "Спорт-ул тормыш " исемле спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырылды.