ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2017 ел
сишәмбе

Буада төрле спорт мәктәпләрендә, мәйданчыкларда,   үзәк стадионда ярышлар белән җәйге спорт сезонын ачу тантанасы үтте

Беренчесендә шикәр заводы эшчеләреннән торган бригада җыештыру, буяу, ремонтлау эшләрен 2 майда ук башлаган


19
май, 2017 ел
җомга

Уку йортының тренер Ирек Яраханов кул астында шөгыльләнүче көрәшчеләр командасы бу призлы урынны Мамадыштан алып кайтты. Анда республиканың һөнәри белем бирү уку оешмаларында  укучылар арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” дигән Спартакиаданың милли көрәш буенча финалы узды

Болар – шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбенең төрле фән олимпиадаларында, конкурсларда уңышларга ирешкән 10 сыйныф укучылары Эльмира Сабитова һәм Диләрә Муллина. Алар финалда көч сынарга лаек булуларын 16 май көнне Казанның Олимпиада үзәгендә 75 укучы катнашында узган ярымфиналда расладылар


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

        16 майда шәһәребезнең М.М.Вахитов исемендәге гимназиясендә «Туган телдә белем бирү: бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары» темасына күрше төбәкләр  катнашында зона семинары булып узды. Чуваш Республикасы, республикабызның Идел алды зонасы һәм район мәктәпләреннән килгән укытучылар, мәктәп директорлары һәм районнарның мәгариф идарәсе методистлары катнашындагы семинар оешкан төстә, нәтиҗәле булып үтте.


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Туган якны өйрәнү музее үзенә төнге кунакка иртәгә – Музейлар көнендә кичке сәгать 6дан чакыра

Кичә шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Буа драма театры артистлары килде. Алар биредә яшәүчеләрне  җырлаттылар да, көлдерделәр дә.

Районның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре җыр астында гына эшли. Күптән түгел Чурак, Чуаш Киштәге авылы клубы хезмәткәрләре кырда чәчү барган җирдә концерт куеп кайттылар. Алар игенчеләргә рәхмәт әйтеп, дәртле җырларын башкардылар. Аннан бергәләп фотога төштеләр.


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Моннан бер ел элек Көньяк Осетиядә сугышчан задание үтәргә хәрби җыенга барганда офицерлар утырган автобус юл һәлакәтенә очрап, якташыбыз, Россия армиясе капитаны Нәфис Әхәт улы Әхәтов фаҗигале төстә һәлак булган иде. Аны искә алу кичәсе узган шимбәдә Ташкичү авылы (Тимбай авыл җирлеге) мәдәният йортында уздырылды


13
май, 2017 ел
шимбә

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев язгы кыр эшләре белән таныштылар. Аларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Ереммев, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов озатып йөрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International