Ул Свияжск-Буа-Ульяновск тимер юл линиясе 75 ел, Бөек Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан ачылды. Күргәзмәдә Буа тимер юл станциясенең төзелеш тарихы макетларда күрсәтелгән
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 майга “МТЗ-1221” тракторларын иярләүчеләр арасында чәчүне иң күп – 719 гектарда “Дружба” агрофирмасыннан Фәрит Гыймадиев, 500-760 гектарда “Авангард” агрофирмасыннан Рөстәм Шәйхетдинов, Наил Зәйнетдинов, Азат Гайнуллин, Рафиз Зәйнуллин үткәрделәр
Көн саен диярлек яуган яңгырлар чәчү барышына аяк чалса да, ул дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында (фермер хуҗалыкларын да кертеп) 11 майга чәчү эшләре барлык мәйданның 58 процентында башкарылды
Бу хакта “Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль дәүләт учреждениесенең Буа филиалы табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Лилия Хәсәнова әйтте.
Татарстан Республикасы янгынга каршы көрәш хезмәтчелегенең Апас отрядының Күшке аерым подразделениесе хезмәткәрләре Җиңүне каршылап, үзләре дислокацияләнгән авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерүгә булыштылар
“Татмедиа” җәмгыяте игълан иткән “Әти-әниеңне яздырт. Якыннарыңны яздырт” акциясенә Илдар Фәрит улы да кушылды. Ул шәһәрдә яшәүче әнисенә “районка” яздыртты һәм үзе дә газетаны яратып укуын сөйләде.
Татарстанның атказанган механизаторы, “Авангард” тракторчысы Әсгать Закиров бүген 65 еллык туган көнен кырда - 30 еллык “корыч дусты” руле артында каршылады
Ел саен Аксу урта мәктәбе укучыларының әти-әниләре балаларының тормышларын иминиятләштерәләр. Моңа җавап итеп Буадагы иминиятләштерүче компания 80 балага “Арктика” боз сараена түләүсез сәяхәт оештырды.
8, 9 май көннәрендә солдат каберләре, һәйкәлләр янында “Хәтер вахтасы” акциясе, почетлы караул оештырыла.
1 Май бәйрәме шәһәр үзәгендә үтте. Муниципаль район башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илдар Еремеев барысын да бәйрәм белән тәбрикләде.