ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Буа мөхтәсибәтенең яшьләр бүлегенең “Кәгазьгә икенче гомер бүләк ит” акциясе  оештыруы турында хәбәр иткән идек инде. 

Авылларда муниципаль район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе, аларның урынбасарлары, халыкка төрле социаль ярдәм күрсәтү оешмалары җитәкчеләре катнашында җыеннар үткәрү дәвам итә.


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

Әлеге хәбәргә Надежда һәм Виктор Быченковлар үзләре дә гаҗәпләнгәннәр: бу шаярту түгелме? Аннан аптырау шатлыкка әверелгән – алар 26 август көнне Казан Кремлендә узачак Гөлсинә һәм Рөстәм Миңнехановлар республиканың үрнәк гаиләләре өчен оештырган бәйрәмгә барачак!

Район мәдәният йорты каршында оешкан “Алтын башак” агитбригадасы иген кырларында, ындыр табакларында эшләүчеләрне күңелле ял иттерүен дәвам итә. 

Юл-транспорт һәлакәтендә каза күргән, йөртүчесе аек булмаган килеш руль артына утырганы өчен тоткарланган, медицина аныклавы үтүдән баш тарткан,  йөртүчесе ДТП булган урыннан качып киткән җиңел автомобильләрне  куеп тору өчен булган әлеге махсус лаштырылган стоянка хәзер Буа шәһәре, Космовский урамы, 79 йорт адресы (“Сельхозтехника” территориясе) буенча урнашкан. 


9
август, 2016 ел
сишәмбе

Бүген иртән үк Зур Фролово авылы янындагы Пантелейсмонның изге чишмәсе янына Татарстан, Чуашстан республикаларыннан, Россия төбәкләреннән христианнар җыелды.

Бүген, ниһаять, Буада тын гына, яшенсез генә җылы яңгыр ява башлады. Бу яңгыр уракчыларның эшен бераз тоткарласа да, көзге чәчүне башлаучылар, яшелчә  бакчасын тотучылар өчен бик кирәк иде. 

Буа мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит!” акциясе үткәрә


8
август, 2016 ел
дүшәмбе

Минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турында Илдар Халиков, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм ТР эш бирүчеләрнең Координацион советы килешү имзалады

Район үзәк дәваханәсе баш табибы Рөстәм Сәмерханов белдерүенчә, район үзәк дәваханәсендәге рентген кабинеты шактый вакыттан бирле җимерек хәлдә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International