Кайбыч авылына бер төркем язучылар төркеме кайтты. Каләм ияләре – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык артисты һәм балалар язучысы Хәлим Җәләй, драматург Рәдиф Сәгъди, шагыйрь Рифат Җамал авыл мәдәният йортында халык белән очрашты.
Ул кичә кич шәһәр үзәгендә ачык һавада узды.
Районда урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Әмма авыл хезмәтчәннәре бар игътибарны уңыш җыюга гына юнәлтеп, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында да онытмасыннар иде.
Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы филиалында Рафыйк Сираҗевны һәркем белә һәм хөрмәт итә.
Рауонда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе бара
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мониторинг төркеме шушы көннәрдә шәһәр кибетләре киштәләрендә үзебездә җитештерелгән продукциягә нинди урын бирелүен тикшерде. Җирле эшмәкәрлекне үстерү турында алдан район Советы утырышлар залында сөйләшү барды, аннан төркем шәһәрнең эре сәүдә нокталарына рейд ясады.
Әлбәттә, буш букча түгел, ул уку кирәк-яраклары белән шыплап тутырылганы. Бу «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында гамәлгә ашырыла. Район социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә (16 августка) букчалар алу өчен 288 мең акча җыелган. Моңа район оешма-предприятиеләре, кайбер шәхси эшмәкәрләр зур өлеш керткәннәр.
Районда уңыш җыю ахырына якынлаша. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 16 августка бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар барлык мәйданның 86 прцентында җыеп алынган.
13 август көнне мәчет бинасында “Балаларга шәфкатьлелек кыл” язулы әрҗә куелды.
Бүген, 16 августта, шәһәр Үзәк мәйданында “Зө-ләй-лә” ансамбле буалылар өчен концерт куя. Казан артистлары концерты 17 сәгать 30 минутта башлана.