ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Чуаш милли автономия үзәге һәм республиканың “Сувар” газетасы берничә елдан бирле район мәктәпләрендәге чуаш милләтле уку алдынгыларына Яңа ел чыршысы үткәрә. 


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

23 нче декабрьдән   25 нче декабрьгә  кадәр мәктәптә  Чыршы бәйрәмнәре гөрләп үтте.

 25 декабрь көнне, Буа Дәүләт Драма театры бинасында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды.


26
декабрь, 2015 ел
шимбә

Татарстан Муниципаль берәмлекләре советының унынчы – юбилей съездында узып бара торган елда авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, республика җитәкчелеге белән көнүзәк мәсьәләләрнең чишелеш юллары барланды.

Киләсе елдан башлап, Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны махсус закон яклаячак. Бүген Дәүләт Советы депутатлары шул турыдагы закон проектын икенче, өченче укылышларда кабул итте. Документ кысаларында 2016 елда Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыкларына 200 миллион сум күләмендә финанс ярдәме бүленәчәк.

үген Казанда “Ел җитәкчесе-2015” республика конкурсына нәтиҗә ясадылар. Анда республиканың иң талантлы җитәкчеләрен билгеләделәр. Әлеге конкурс Татарстанда 15нче тапкыр үткәрелә, иң дәрәҗәлеләрдән санала.


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 22 декабрь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы биш гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде.

22 декабрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында татар театрының 109 еллыгы уңаеннан Дамир Сиражиев исемендәге Җәмәгатьчелек премиясен тапшыру тантанасы булды. 


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика районнарының һәм авыл хуҗалыгы формированиеләренең 2014 ел өчен үсемлекчелек, терлекчелек һәм җитештерү нәтиҗәлелеге буенча төзегән рейтингы Әтнә, Балтач, Саба, Актаныш, Тукай, Кукмара һәм Буа районнарының алдынгы булуларын раслый. 


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Буа муниципаль   районындагы  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” белгечләре  “Преодоление” клубы әгъзалары белән  Яңа елга багышланган чара  уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International