Мастер – класс балалар өчен һәрвакыт бәйрәм һәм яхшы кәефнең чыганагы булып тора.
Әлеге тантана Ватан сакчысы көне уңаеннан үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, Геройларның якыннары, туганнары, районда оешма-предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Ул Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Чыгышлары белән Буадан булган, бүген аннан читтә яшәүче райондашларыбыз очрашуга зал тутырып килделәр. Аларга район турында фильм аша аның ирешкәннәре, үзгәрешләр, уңган-булган кешеләре турында ирештерелде.
Инвалидлар декадасына карата багышланган көнне, Буа муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, Буа шәһәрендә яшәүче Диләрә Гайнетдинованың өенә бардылар.
Буа шәһәр прокуратурасы бинасында узган чарада район наркотикларга каршы көрәш комиссиясе, мәгариф идарәсе, эчке эшләр бүлеге, ЮХИДИ бүлекчәсе, үзәк дәваханә һәм шәһәрнең урта һөнәри белем бирү йортлары вәкилләре катнашты.
Ел саен традицион рәвештә уздырылучы инвалидлар декадасы быел да концерт белән башланып китте. Әлеге тамашаны күрергә дип Буа драма театры залына физик мөмкинлекләре чикләнгән 200ләп бала җыелды. Бу көнне алар бүләккә яшьтәшләреннән җыр-биюләр, социаль хезмәткәрләрдән күчтәнәчләр кабул иттеләр.
Халыкара Спидка каршы көрәш көнө уңаенан, халыкка комплекслы Социяль хөзмәт курсәту узәге “Гармония” белгечләре “Тормыш сукмагы” программасы кысаларында “ВИЧ?” дигән темага чара уздырдылар. Белгечләр яшүсмерләргә “ Нәрсә ул ВИЧ” дигән тәмага лекция укыдылар һәм Спид турында нәрсә беләсез? дип аталган анкета сорауларына язма рәвештән җаваплар алдылар.
Парк һәм скверлар елы уңаеннан Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” белгечләре “Преодоление” клубы әгъзалары белән “Хәрәкәттә - сәламәтлек!” дигән девиз астында чара уздырдылар.
Татарстанда 2015 елның гыйнварыннан алып октябренә кадәр биш пассажир бала һәлак булган, 42 сабый төрле тән җәрәхәтләре алган. Үлемгә китергән төп сәбәп – балаларны махсус утыргыч куллану урынына адаптерлар ярдәмендә куркынычсызлык каешлары белән эләктерү.
Шушы көннәрдә Буа шәһәре мәдрәсәсендә районның власть структурасы органнары вәкилләре, дин әһелләре, авыллар имамнары белән укулар узды.