Бәйрәмнең “гаеплеләре” – шәһәрдә яшәүче Кәмәрия һәм Гарифҗан Хисамовлар бүген 62 ел бергә гомер итү уңаеннан бик күп тәбрикләүләр кабул иттеләр. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов та катнашты. Ул да шәхсән үзе белгән әлеге гаиләгә изге теләкләрен җиткерде, “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырды.