ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2015 ел
сишәмбе
2 май көнне 112 коткару номерына Ырыңгы авылында янгын чыгу хәбәре килеп иреште.

4
май, 2015 ел
дүшәмбе
Моны алар 1 май көнне Кама Тамагында футбол буенча  кечкенә  шәһәрләр арасында Татарстан беренчелегенә зона ярышларында расладылар.
М. Вахитов исемендәге гимназия ишегалдындагы волейбол-баскетбол мәйданчыгында гадәти булмаган ярыш узды.
Район авылларында модульле фельдшерлык-акушерлык пунктлары ачу дәвам итә.

Иске бинада урнашкан медпункт урынына, толымбайлыларны сөендереп, стоматология кабинеты беләп ФАП  калыкты.

Ә Тимбай авыл җирлегенә караган Ташкичүдә медпункт клуб бинасында урнашкан иде.
Буа районына кайсы яктан гына килсәң дә, юлчыларны рәт аралары чистартылган, кәүсәләре известь белән буялган агач-куаклар гаскәрләре каршы ала һәм озата бара.
Беренче булып бу эшкә Дружба агрофирмасының Вольнистан бүлекчәсендә керештеләр.  Анда арпа орлыклары җир куенына салынды.
Быел соңгы яңгырлар чәчүгә төшүне атна-ун көнгә тоткарлады әмма, Дружба агрофирманың баш агрономы Рәис Низамов әйтүенчә, туфракта җитәрлек тупланган дым запасы үсентеләрнең тизрәк тишелүенә ярдәм итәчәк.
Татаротан Республикасы фермерлары Президентның Җиләк үзәннәре программасын тормышка ашыруга керешәләр. Алга таба авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ел саен 700 тонна җиләк үстерергә тиешләр -  бу хакта Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе  Камияр Байтимеров хәбәр итте.
“ВАЗ-2110” автомобиленә идарә иткән 48 яшьлек ир-ат Буа-Яльчек автоюлында һәлакәткә очрады –  идарәне югалтып юл читенә төште.  Миның нәтиҗәсендә ул баш сөяге-ми җәрәхәте, баш сөяге фимозы алды, шулай ук сул як кабыргасы сынды. Ир-ат дәваханәгә озатылды. Башка зыян күрүчеләр юк.
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Ханбиков сүзләренә караганда бүген иртән караклар тәрәзәдәге тимер рәшәткәне каерып ачып, тәрәзәне ватып кергәннәр. Хәзерге көндә тикшерү эшләре бара. Кибеткә китергән зыян күләме һәм җинаятьчеләрнең шәхесе ачыклана.
Шәһәрнең үзәк мәйданында “Т-80” танкы, десантның хәрби машинасы белән янәшә  152 миллиметрлы  “Д-20” гаубицасы да урын алачак. Кичә аны Свердловск өлкәсенең Белоярск районындагы хәрби частьтән алып кайттылар. Анда шәхсән үзе барган район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин әйтүенчә, ветераннарыбызга хөрмәт билгесе булган гаубица шушы көннәрдә постаментка урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International