ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2015 ел
дүшәмбе
Буа дәүләт драма театрында Татарстан Эчке эшләр министрлыгының мәдәни үзәгенең  “Яхшы кәеф” вокаль ансамбле җирле полицейскийлар алдында чыгыш ясады. Концерт Җиңүнең 70  еллыгына багышланды. Ансамбльнең җитәкчесе, эчке эшләр майоры Эльвира Лазарева, министрлыкның башка вәкилләре җирле коллегаларын бәйрәмнәр белән котладылар.
Шәһәр мәктәпләре укучылары: кадет, полиция, яшь коткаручы сыйныфларында укучылар, ветеринария техникумының “Форпост“ отрядында, медицина училищесында белем алучылар соңгы берничә көндә “үзәк”кә Җиңү парады репетициясенә җыелалар. Алар  рәтләргә тезелеп, бердәм марш атлау күнекмәләрен өйрәнәләр. Соңгы ике көндә ул тулы составта һәм парад  киемнәре белән үтәчәк.  

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Байрак”ның 27 апрель санында районда техник куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәмәү аркасында килеп чыккан бәхетсезлек очракларының сәбәпләрен читләштерүдә ниләр эшләнгән – шул хакта язарга вәгъдә иттек.
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә  һәйкәлдә Мәңгелек утны кабыздылар. Һәйкәлне яңадан торгызу эшендә башлап йөргән район ветераннар Советы рәисе Николай Дементьев әйтүенчә, ул һәрвакыт янып торачак. Мемориал яктыртылачак та – анда язылган ветераннарыбызның исемнәрен төнлә дә укып булачак. Бүген һәйкәл тирәсе “кырмыска оясы”н хәтерләтә – асфальтлыйлар, чистарталар, буйыйлар. Кыскасы, эш ахырына якынлашып килә. Бөйк Җиңү көне дә көннән-көн якынлаша – аңа кадәр 9 көн калды
26 апрельдә Казанның Бауман урамында узган “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең уньеллы тантанасында Буаның 5 номерлы мәктәбенең 3-9 сыйныфлар укучылары видеокамера белән бүләкләнделәр.
Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан 10майга кадәр (10 майны да кертеп)  Бөек Ватан сугышы ветераннарына шәһәрнең Вахитов урамы, 54 адресы буенча урнашкан “Комплект Сервис”  һәм Р. Люксембург урамы, 153 адресы буенча урнашкан “Дарина” чәчтарашханәләрендә  бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтелә. Үзең белән Бөек Ватан сугышы ветераны таныклыгы булырга тиеш.
Егетне март башында Ульяновск шәһәреннән Буага синтетик наркотик алып кайтканда тоткарлыйлар.
Бу изге эштә күңеле кушкан һәркем катанаша ала. Үзегез белән бензин белән эшләүче пычкы, кул пычкысы, балта кебек эш кораллары алып килсәгез, әйбәт.
Күмәк көч белән зират өстенең яртысы җыештырылды инде. Бәйрәмнәрдә күп кеше ял итәчәк, туган нигезләргә күп кунаклар кайтачак, әби-бабаларыбыз, кардәшләребез, танышларыбыз җирләнгән зират өстен рәткә китерүдә бергәләп тырышсак, бик хуп булыр иде.

Фәһим хәзрәт Сөләйманов.

Иртәнге 6 сәгать 13 минутта Зур Фролово авылы янында өч автомобиль  – “ДАФ”, “ГАЗель” һәм “КамАЗ” бәрелештеләр. Һәлак булучылар юк. Тән җәрәхәтләре алган “ГАЗель” йөртүчесенә медицина ярдәме урында күрсәтелде.  Ул госпитальләштерүдән баш тартты.

Ике сәгатьтән соң шуннан ерак түгел урында тагын бер юл-транспорт һәлакәте  теркәлде.  Монысы – хуҗасы буалы булган “ВАЗ-2115” һәм Ульяновскта яшәүче идарә иткән “NISSAN PRESAGE” катнашында.  15 модельле “Жигули” юл читенә төште, андагы хатын-кыз пассажирга урында психологик ярдәм күрсәтелде. Автомобиль йөртүчеләр зыян күрмәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International