Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары өчен чираттагы чараны табигать дөньясын саклауга багышладылар.
25 нче апрельдә районыбызда үткәрелгән “Бөтенроссия өмәсе” кысаларында 1 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары да өмәдә катнаштылар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына караган Кадыйров урамын, Космовский, Комсомольская урамнарын, мәктәпнең тирә- ягын җыештырдылар.
Буа районының ГХАТ бүлегендә "Язгы яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН" акциясе дәвам итә. 25 апрель көнне яәа гаиләләргә һәм аларның кунакларына Буа ветеринар техникумының студент-волонтерлары Георгий тасмасын тапшырдылар.