ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Яшевка авыл җирлеге башлыгы Ольга Семенычева “Татарстан Республикасының муниципаль идарә итү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” конкурсында дипломант булды. 2013 елда бу авыл җирлеге грант откан акчага узган ел мәдәният йортын капиталь төзекләндерделәр.

21
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе планы нигезендә  2015 нче елның 21 нчы апрелендә 1 нче мәктәптә математикадан укучыларның  III район  конференциясе  уздырылды.

“Чиста шәһәр” айлыгы планын тормышка ашыру максатыннан чыгып, 1 нче мәктәп укучылары, укытучылары  шәһәрне чистарту, тәртиптә тоту буенча чаралар үткәрделәр  һәм Космовский урамын җыештырдылар.“Чиста шәһәр” кысаларында  1 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары даими рәвештә мәктәпнең әйләнә- тирәсен җыештырып торалар.

«Тимурчылык хәрәкәтен” тормышка ашыру максатыннан чыгып, 1 нче мәктәп укучылары өчен Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән Кадыров урамын җыештыру, тәртиптә тоту традициягә әверелде. 

“ГОЛЬФСТРИМ” КОЛЛЕКТИВЫ “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә чираттагы уңышын яулады. Аның кече төркем биючеләре суперфиналда өченче урынга лаек булды. Фестивальнең беренче бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт “Уникс” концертлар залында узды.
Районда кичә көчле җил, буран һәм юеш кар күзәтелде. Мондый аномаль һава торышы республика территориясендә көньяк-көнбатыш циклонлы өермә көчәю белән бәйле. Төнлә көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 21-26 метрга кадәр җитәчәк.
“Урманда янгын” әкиятен сәхнәләштереп сабыйлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнделәр. Алар бер-берсенә сак булырга, шырпы белән уйнамаска, өлкәннәрдән башка өйдәге җиһазларны кабызмаска киңәш бирделәр. Ахырдан бергәләп фотога төштеләр.
Буа район башкарма комитеты “соры“ хезмәт базары буенча “кайнар линия” ача. Сезгә һәм якыннарыгызга хезмәт хакы “конверт”та бирелсә, эш бирүче ике яклы хезмәт килешүе төзүдән баш тартса, бу хакта 3-29-93 телефон номерына шалтыратып хәбәр  итегез.
Сугышның 1400нче көне.
Шушы көннәрдә шәһәрнең Сара Садыйкова урамындагы йорт ихатасына төнлә этләр үтеп кереп, сигез тавыкны ботарлап чыкканнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International