ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2015 ел
җомга
Безнең Буа районында 30дан күбрәк милләт халкы дус-тату гомер кичерә һәм аның үсешенә үз өлешен кертә.
М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Назлыгөл Галимованың шигыре “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңү яулады
Бүген ярыйсы гына суммада хезмәт хакы түләп, аның минималь өлешен генә күрсәтүче, шулай ук рәсми теркәмичә эшләтүче эш бирүчеләр бар. Моннан кемгә кыен? Әлбәттә, эшләүчегә. “Конвертта” хезмәт хакы алу аңа киләчәктә күп күңелсезлекләр белән яный.

23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Гөлнур Айзат – бик үзенчәлекле шәхес. Аның кебек киңкырлы талант иясен, шулкадәр намуслы, тырыш, изге күңелле кешене үз гомеремдә беренче тапкыр күрдем һәм сокландым. Булганнан бар да була, диләр андый кешеләр турында.
Россия хөкүмәте 2013-2020 елларда авыл хуҗалыгын үстерү һәм әлеге тармак продукция базарын көйләү өчен кабул ителгән дәүләт программасы кысаларында өлкәләргә 2015 ел өчен 8,9 млрд. сумсубсидия бүлеп бирәчәк.
26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә. 2006 елдан гына гамәлгә куелган бәйрәм – татар рухлы милләттәшләребез өчен аеруча зур мәгънәгә ия.

Кечкенә дә төш кенә.

Әлеге сүзләр минем язма героема бермә-бер туры килә. Илфат Исмәгыйлев Буа шәһәре 5 нче номерлы мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы.

14 майдан 23енә кадәр барлык почта бүлекчәләрендә “Матбугатка язылу декадасы” үткәреләчәк.
Узган атна ахырында шәһәрнең Ефремов урамында, «Ромашка” балалар бакчасыннан ерак түгел урында ике чит ил автомобиле бәрелеште. “Иномарка”ларның берсе хәтта әйләнеп капланды.
“Изгелекнең яз атнасы – изге эшләр эстафетасы” республика акциясе кысаларында “Хәтерләсәң, бәйлә!” девизы астында шәһәрдәге уку йортлары студентлары картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүче өлкәннәргә Георгий тасмалары тактылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International