ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Петр Григорьевич Шафранов Гражданнар сугышында катнашкан, Бөек Ватан сугышы елларында артиллерия полкы командиры, 249нчы укчы дивизиянең артиллерия начальнигы, 16нчы гвардия укчы дивизия командиры, 36нчы гвардия укчы корпусы командиры, 5нче армия командиры булган.

Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры һәм физика, математика укытучысы Илдар Гыйниятуллин “Ел укытучысы-2015” республика конкурсында зур җиңүгә иреште – физика укытучылары арасында беренче урын яулады.
Шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр хәзер скайп аша Кырымдагы туганнары, дуслары белән аралашалар. Әлеге элемтә “күпере” “Изгелекнең яз атнасы – изге эшләр эстафетасы” республика акциясе кысаларында тормышка ашырыла.

20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Мәктәпләрдә экологик белем бирү дәрәҗәсен күтәрү,балаларны патриотик рухта тәрбияләү һәм сәләтле балаларны барлау  максатында 2015 нче елның 17 нче апрелендә шәһәребезнең  М. Вахитов исемендәге гимназиясендә  укучыларның “Минем кече Ватаным” дип аталган   I төбәкара фәнни – гамәли  конференциясе булып узды.

Буа шәһәренең  М. Вахитов исемендәге гимназиясендә булып узган  ВУЗ галимнәре   һәм гомуми белем бирү мәктәп укытучыларының  “ВУЗда  һәм мәктәптә география һэм туган якны өйрәнү буенча балаларның эзлэнү эшчәнлеген оештыру” дигән темага багышланган төбәкара  фәнни – гамәли конференциясен үткәрү турында мәгълүмат.

18
апрель, 2015 ел
шимбә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, бүген, 18 апрельдә, республикада аязучан болытлы һава хакимлек итәчәк. Көн яңгырлы булачак.
Җыентыкка унике повесть, ике хикәя кергән, алар реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Геройларны прототиплары Буада, Апаста, Татарстаның башка шәһәрләрендә һәм Башкортостанда яшиләр. Китап 1000 данәдә басылган.

17
апрель, 2015 ел
җомга
Татарстани Республикасы Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе планы нигезендә һәм “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләттелләренһәмТатарстан Республикасында башкателләрне саклау,өйрәнүһәмүстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”н тормышка ашыру, район мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар халкы теленә, тарихына кызыксыну уяту, күренекле шәхесләренең иҗатын барлау,  өйрәнү,пропагандалау максатында, Рәсәй күләмендә Әдәбият елы уңаеннан гомуми белем учреждениеләре укучылары өчен 2015нче елның16нчы апрелендә
Моннан нәкъ өч ел элек Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында “Халык контроле” дип исемләнгән дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаган иде. Шушы вакыт эчендә генә дә халык тарафыннан 40 меңгә якын мөрәҗәгать килгән.
13 апрель көнне узган “Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе” дип исемләнгән Форумда 40тан күбрәк иҗтимагый оешма “Президент белән бергә” республика иҗтимагый хәрәкәтен оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International