ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2015 ел
җомга
Ветеринария техникумы студентларыннан нинди белгеч чыгачагын бүгеннән әйтүе кыен, әмма җырчы буларак үзләрен күрсәттеләр инде. “Без – бәхетле буын!” республика фестиваленнән икенче урын алып кайтулары моның ачык мисалы.

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышында муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов районның оешма-предприятиеләре җитәкчеләренә, авыл җирлеге башлыкларына янгын куркынычсызлыгына каршы барлык чараларны күрергә кушты.
Район мәдәният йортында икенче ел рәттән Нәүрүз гүзәлен ачыкладылар. Халкыбызның милли традицияләрен саклауны, яшьләргә мәдәни хәзинәләребез нигезендә зәвыклы тәрбия бирүне максат итеп куйган әлеге бәйгенең төп таләбе һаман бер – катнашучылар саф татар телендә сөйләргә һәм татар милли киемендә чыгыш ясарга тиешләр.
Сания Вәлиева кечкенә чакта авырган саен үскәч табиб булам да, үземне дә, башкаларны да дәвалыйм, дип уйлый иде.  Кыз балачак хыялына хыянәт итмәде: алдан педиатр, аннан районда бердәнбер фтизиатр булып  30 ел хезмәт итте.
Туган ягына да тугры калды кыз – Казан медицина институтын тәмамлагач, юллама алып Буага кайтты. Дипломын кулына кысып тотып, дәваханәгә килде, дулкынланып баш табиб Нил Фәйзетдинов кабинетына керде.

16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
70 ел элек бу көнне, ягъни 1945 елның 16 апрелендә совет гаскәрләренең Берлин шәһәренә һөҗүме башлана. Ул төгәл 23 көн дәвам итә.

15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Хәтерләсәгез, моннан берничә ел элек халык арасында шактый популяр булган “МММ” пирамидасы җимерелеп, беркатлы кешеләрне зур-зур сумма акчаларыннан колак каккан иде. Алар арасында татарстанлылар да шактый иде. Озак та үтмәде, башка төрдәге шундый финанс пирамидалары калкып чыга башлады. Аларның күбесенең ”җимерелү” чоры узган ел азагына туры килде...
Безнең сайтта авылларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрнең торышы турында buinsk-tat.ru. адресы буенча “кайнар линия” ачылды.
Сайтны укучыларның товарны алыштыруга кагылышлы сорауларына җавапны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты Рөстәм ХӘБИБУЛЛИН җавап бирә.
Район мөхтәсибәте Буа мәдрәсәсе белән  бергә мәктәп яшендәге балалар арасында “Мәчетем тарихы” бәйгесе үткәрде.
Районда 15 апрельдән 15 июньгә кадәр мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә коррупция очраклары турында халык фикерен өй-рәнү өчен тикшеренүләр уздырыла. Ул коррупциягә каршы кө-рәш сәясәтен реализацияләү кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International