ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Терлекчелек продукциясен җитештерү азык күләме һәм сыйфаты, ашатуда технология таләпләрен үтәү белән бергә малларның кояш астында мөмкин кадәр күбрәк торуына, хәрәкәттә булуына да бәйле. Моның өчен аларны лагерьларга чыгаруны, көтүлектә йөртүне кайгыртырга вакыт.

14
апрель, 2015 ел
сишәмбе
“Куркынычсызлык фаразы” бөтенроссия социаль кампаниясе кысаларында районның мәгариф учреждениеләрендә чаралар уза. Чираттагысы шәһәрнең “Йолдызкай” балалар бакчасында үтте.
Татарстанда һава температурасы көндез 9-14 градуска кадәр җылытачак.

13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Шәһәребезнең М. Вахитов исемендәге гимназиясендә “Салют җиңү” дип аталган программа кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган  хәрби – патриотик эш дәвам итә.
Якташыбыз Йолдыз Шәрапова балаларны янәдән үзенең яңа шигьри күчтәнәчләреннән “авыз иттерде” – “Күңел кыңгыраулары”, “Ялкау тел”, “Колакчын кигән кояш”, “Зоопарк-Әлифба” китапларын тәкъдир итү кичәсе олысы, кечесе өчен зур бәйрәмгә әверелде.


«Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада фестиваленең Кайбыч районында узган зона турында буалы яшь талантлар уңышлы чыгыш ясадылар.
Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфлары өчен үтә җаваплы чор – имтиханнар вакыты якынлаша. Унберенчене тәмамлаучыларга булган үзгәрешләр турында газета битләрендә язып чыккан идек инде. Бүген сүз тугызынчылар өчен яңалыклар турында.
Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Александрович Киренков Буа районында бердәнбер һәм атаклы бораулаучы. Ул озак еллар хезмәт куйган коллективы бездән ветеранның сугыш хатирәләре һәм хезмәт батырлыклары турында язуыбызны үтенде. Язма Мәскәүдә нәшер ителүче “Мелиорация һәм су хуҗалыгы” журналында да басылачак.
Балаларны иң кызыксындырганы Татарстанның Кызыл Китабына кертелгән җәнлекләрне, кошларны тәкъдир кылу булды. Халыкара Урман көне Кыят мәктәбе территориясендә укучылар ясаган сыерчык ояларын элү белән тәмамланды.
Күптән түгел Байлар Сабасында РСФСРның, ТАССРның атказанган урманчысы, Почет билгесе һәм Октябрь революциясе орденнарының тулы кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өс-тәл теннисы буенча XIV Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International