ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Хәтерләсәгез, моннан берничә ел элек халык арасында шактый популяр булган “МММ” пирамидасы җимерелеп, беркатлы кешеләрне зур-зур сумма акчаларыннан колак каккан иде. Алар арасында татарстанлылар да шактый иде. Озак та үтмәде, башка төрдәге шундый финанс пирамидалары калкып чыга башлады. Аларның күбесенең ”җимерелү” чоры узган ел азагына туры килде...
Безнең сайтта авылларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрнең торышы турында buinsk-tat.ru. адресы буенча “кайнар линия” ачылды.
Сайтны укучыларның товарны алыштыруга кагылышлы сорауларына җавапны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты Рөстәм ХӘБИБУЛЛИН җавап бирә.
Район мөхтәсибәте Буа мәдрәсәсе белән  бергә мәктәп яшендәге балалар арасында “Мәчетем тарихы” бәйгесе үткәрде.
Районда 15 апрельдән 15 июньгә кадәр мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә коррупция очраклары турында халык фикерен өй-рәнү өчен тикшеренүләр уздырыла. Ул коррупциягә каршы кө-рәш сәясәтен реализацияләү кысаларында гамәлгә ашырыла.
Терлекчелек продукциясен җитештерү азык күләме һәм сыйфаты, ашатуда технология таләпләрен үтәү белән бергә малларның кояш астында мөмкин кадәр күбрәк торуына, хәрәкәттә булуына да бәйле. Моның өчен аларны лагерьларга чыгаруны, көтүлектә йөртүне кайгыртырга вакыт.

14
апрель, 2015 ел
сишәмбе
“Куркынычсызлык фаразы” бөтенроссия социаль кампаниясе кысаларында районның мәгариф учреждениеләрендә чаралар уза. Чираттагысы шәһәрнең “Йолдызкай” балалар бакчасында үтте.
Татарстанда һава температурасы көндез 9-14 градуска кадәр җылытачак.

13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Шәһәребезнең М. Вахитов исемендәге гимназиясендә “Салют җиңү” дип аталган программа кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган  хәрби – патриотик эш дәвам итә.
Якташыбыз Йолдыз Шәрапова балаларны янәдән үзенең яңа шигьри күчтәнәчләреннән “авыз иттерде” – “Күңел кыңгыраулары”, “Ялкау тел”, “Колакчын кигән кояш”, “Зоопарк-Әлифба” китапларын тәкъдир итү кичәсе олысы, кечесе өчен зур бәйрәмгә әверелде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International