ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
«Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада фестиваленең Кайбыч районында узган зона турында буалы яшь талантлар уңышлы чыгыш ясадылар.
Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфлары өчен үтә җаваплы чор – имтиханнар вакыты якынлаша. Унберенчене тәмамлаучыларга булган үзгәрешләр турында газета битләрендә язып чыккан идек инде. Бүген сүз тугызынчылар өчен яңалыклар турында.
Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Александрович Киренков Буа районында бердәнбер һәм атаклы бораулаучы. Ул озак еллар хезмәт куйган коллективы бездән ветеранның сугыш хатирәләре һәм хезмәт батырлыклары турында язуыбызны үтенде. Язма Мәскәүдә нәшер ителүче “Мелиорация һәм су хуҗалыгы” журналында да басылачак.
Балаларны иң кызыксындырганы Татарстанның Кызыл Китабына кертелгән җәнлекләрне, кошларны тәкъдир кылу булды. Халыкара Урман көне Кыят мәктәбе территориясендә укучылар ясаган сыерчык ояларын элү белән тәмамланды.
Күптән түгел Байлар Сабасында РСФСРның, ТАССРның атказанган урманчысы, Почет билгесе һәм Октябрь революциясе орденнарының тулы кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өс-тәл теннисы буенча XIV Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары үтте.

10
апрель, 2015 ел
җомга
Апрель ае татарстанлыларны халык өчен файдалы булган шактый гына үзгәрешләр белән каршы алды. Аларның иң мөһимнәре яңа фатир һәм машина сатып алучыларга кредит субсидияләре белән бәйледер, мөгаен.
Механизаторлар өчен урыннарда уңайлы эш шартлары тудырылганда нәтиҗәләр көтелгәннән югарырак була. “Ак Барс Буа” агрофирмасының 1 номерлы “Тахаръял” филиалында хуҗалыклар җи-тәкчеләре, баш инженерлары катнашында узган семинар-киңәшмәдә дә сөйләшү шул хакта барды.
Шәһәрнең “Аленушка” балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып 4 ел эшли. Балаларны җырларга, биергә өйрәтү турында кечкенәдән хыяллана ул.
-Бала ак кәгазь бите сыман, аңарда нәрсә ясыйсың, шул була, - дип кабатларга ярата. Һәрбер сабыйга шәхсән якын килеп, аларның иҗади осталыкларын танып алуны, үстерүне төп бурычы итеп куя яшь педагог. 
Зур Фролово мәктәбендә 2, 4 сыйныфларны җитәкли. Тәтеш педагогия училищесын тәмамлап кайтканнан бирле 22 ел биредә эшли. Чын педагог беренче чиратта балаларның дусты һәм сердәше булырга тиеш, дип саный ул.
Былтыр көз Адав-Толымбай авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап Урта урамны Җиңү паркы итеп үзгәртә башлаган идек. Бүгенге көнгә авыл халкы, читтә яшәүче якташларыбыз  ярдәме белән күп эш эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International