ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2015 ел
җомга
Апрель башында районда санитар-чистарту икеайлыгы игълан ителде. Бу уңайдан экологлар шәһәр һәм авыл урамнары торышын чираттагы тикшерүгә чыкты.
Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе өлкән белгече Әмир Җаббаров, белгеч Марсель Фәхретдинов рейдны иртәнге яктан башладылар.
15 апрельдән 14 майга кадәр Татарстанда региональ билгеләнүдәге гомуми файдаланылудагы автомобиль юлларында рөхсәт ителгәннән авыррак йөк белән транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.
50 гә якын Бөек Ватан сугышы ветеранына яңа костюм-чалбарлар алып кайттылар шушы көннәрдә якташларыбыз – Буа шәһәрендә туып үскән, бүгенге көндә Казанда яшәүче бертуган Миләүшә һәм Әсхәт Гомәровлар.

8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Тиздән Татарстанның 104 авыл җирлегенә республика бюджетыннан берешәр миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Шушы көннәрдә Татарстанның авыл җирлекләренә грантлар тапшыру белән бәйле республикакүләм бәйгегә йомгак ясалды.

Тиздән Татарстанда социаль ипотека программасында республиканың теләсә-кайсы оешма һәм предприятиесе катнаша алачак. Аларның милек рәвешенең нинди булуы мөһим түгел: әлеге оешмалардан республиканың торак төзелеше тармагын камилләштерү максатыннан махсус түләүләр башкаруы гына сорала.


 
Татарстанда гомер итүчеләр салым мөнәсәбәтләре өлкәсендә шактый намуслы булулары белән аерылып тора. Хәзерге вакытта республикада физик затлар кеременә салым түләүдән качып йөрүче татарстанлылар юк диярлек...
Шушы көннәрдә Россия Хөкүмәте юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Яңа кагыйдәләр машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүле һәм велосипедчыларга да кагыла.
Механизаторлар өчен урыннарда уңайлы эш шартлары тудырылганда нәтиҗәләр көтелгәннән югарырак була. “Ак Барс Буа” агрофирмасының 1 номерлы “Тахаръял” филиалында хуҗалыклар җи-тәкчеләре, баш инженерлары катнашында узган семинар-киңәшмәдә дә сөйләшү шул хакта барды.

7
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Балык җене кагылганнар курку белмәс халык икәнен күреп торабыз. Зәмһәрир суыклар да, җәйге кызу да аларны бу шөгыльләреннән биздерә алмый. Әмма боз кату һәм боз эрү чорында балыкчыларның бу мавыгуларын батырлык белән түгел, башсызлык белән чагыштыру урынлырактыр.


 
Казанда Буа муниципаль район башлыгы кубогына узган картинг ярышларында җиңүне Татарстанның 40 һәм Мари-Эльнең 1 картинг клубыннан җыелган спортчылар дәгъвалады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International