Хәзерге вакытта илдә финанс һәм икътисади вәзгыять шактый катлаулы. Халыкның “рубль”гә карата ышанычы кимегәннән-кими. Шуңа күрә татарстанлылар кулларындагы акчадан тизрәк котылырга тели. Күпләр аны шикле оешмаларга илтеп тапшырудан да курыкмый хәтта. Кагыйдә буларак, әлеге оешмалар клиент акчаларын кыска вакыт эчендә ике-өч тапкырга арттырырга вәгъдә итә...