ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Шимбә иртәсендәге 30 градус салкын быел да “Россия чаңгы юллары” ярышын билгеләнгән көндә – якшәмбе үткәрүне шик астына куйган иде. Икенче көнне табигать “йомшарды” тагын – һава температурасы күтәрелде һәм Наратлык урманы 1500гә якын чаңгы спортын сөючене үзенә җыйды.  
Рәшит Хәбибуллин һөнәре буенча теш табибы, ләкин аның кулларына техника бир, төп эшеннән бушаган арада ул тимер-томыр белән могҗиза тудыра.
“Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы “Нива” филиалында сөт үткән елның шушы вакытына караганда 1,9 тоннага кимрәк савыла! Моның сәбәбе нидә? Терлекчелектә бер айлык эш нәтиҗәләрен анализлауга багышланган семинар-киңәшмә филиалның Нурвахит фермасыннан шуңа җавап эзләүдән башланды.

10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Сәламәтлек кеше өчен иң кыйммәтлесе. Сайтны укучыларыбыз, әлеге рубрика астында күз карасыдай кадерле булган бу байлыкны ничек сакларга һәм ныгытырга киңәш итүче материаллар урнаштырачакбыз. Чираттагы язмада сүз кечкенә яшьтәге балаларның имммунитетын ныгыту юллары турында барачак.

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
“Яшел ут” район конкурсында шәһәрнең “Чишмә” балалар бакчасы да катнашты. Бүген алар “Светофория иленә сәяхәт” дигән тамаша күрсәттеләр.
Кичә Наратлык урманында “Россия чаңгы юллары-2015” масса төсендәге чаңгы ярышлары үткәрелде.
Илдәге катлаулы икътисади вәзгыять, азык-төлеккә бәяләрнең кискен артуы казанлылар арасында авыл хуҗалыгы ярминкәләренең популярлыгын бермәбер арттырды. Шуңа күрә республика җитәкчелеге әлеге ярминкәләрне дәвам иттерү карарын кабул итте. Соңгы мәгълүматларга караганда, биредә бәяләр кибетнеке белән чагыштырганда 25 процентка арзанрак икән.
Туризм буенча белгечләр, Россиядә ял итү 15 %ка кыйммәтләнергә мөмкин, дип фаразлый. Инфляция аркасында кунакханәләр туристларны урнаштыру бәяләрен арттырыга мәҗбүр булган.
Билгеле булганча, 2014 ел азагында Татарстанның 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясе булдырылды. “Татарстан – 2030” дип аталган әлеге проект республиканың киләчәген билгели дисәк тә ярый. Бу стратегия ярдәмендә Татарстан Россиянең алдынгы төбәге булудан туктап, лидерга әверелергә тиеш.

7
февраль, 2015 ел
шимбә
Татарстанда тотрыклы санитар-эпидемиологик вәзгыять саклана. Вакцинацияләү ярдәмендә бер төркем инфекцияле чирләрне җиңүгә ирешелгән, ә гриппка каршы прививка ясау соңгы 10 елда авыручылар исәбен 40 тапкырга киметергә ярдәм иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International