ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Россия Дәүләт Думасы депутаты Вадим Соловьев "Россиядә белем бирү турында"гы Федераль законның 36 нчы "Стипендияләр һәм башка акчалата түләүләр" маддәсе һәм "Гомумбелем" бүлегенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерли. Үзгәрешләр нигезендә, илдә гомум урта белем бирү учреждениеләрендә укучылардан интеллектуаль резерв институты төзү, шулай ук сәләтле укучыларга финанс ярдәме системасы оештыру ниятләнә.
Киләсе елдан Татарстанда эшмәкәрлек тармагы өр-яңа темплар белән үсә башларга мөмкин. Салым күләмен билгеле бер дәрәҗәдә тоту һәм “күзәтчелек каникуллары” игълан итү бизнес вәкилләренә чын мәгънәсендә “зур бүләк” булачак, дип ассызыклый белгечләр.
Карабодай, йомырка һәм Лаеш балыгы... Узган атна азагында башкалабызның “Казан” агросәнәгать паркында үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә иң популяр азык-төлек әнә шулар булгандыр, мөгаен. Чарада халык бик күп иде. 3 дистә йомырка сатып алу өчен генә дә яртышар сәгать (!) чиратта торырга туры килде, хәтта.
Күптән түгел прокуратура, җәмәгатьчелек советы, төрле дини конфессия вәкилләре район эчке эшләр бүлегендә урнашкан камераларга “сәяхәт” кылдылар.
12 декабрьдә 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр РФ президентының йөкләве буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары гражданнарны кабул итәчәк.

Алдан язылып кую өчен телефон (884374) 3-56-41.
2003 елда бу көнне Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәдәге сәяси конференциядә БМОның Генераль ассамблея кабул иткән коррупциягә каршы конвенциясе имзалау өчен ачыла. Документны имзалаган дәүләтләр ришвәтне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупциядән кергән доходларны легальләштерүне җинаять итеп карарга тиеш булалар.
Истәлекле дата 1769 елда императрица Екатерина II Изге Георгий ордены булдырган көнгә туры китерелгән. Ул заманда әлеге орден белән сугышта батырлык, каһарманлык күрсәткән хәрбиләр бүләкләнгән. Изге Георгий орденының дүрт дәрәҗәсе булып, иң югарысы 1нче дәрәҗәлесе саналган. Орденның дүрт дәрәҗәсенә дә дүрт кенә кеше, шул исәптән М.И.Кутузов лаек булган.

5
декабрь, 2014 ел
җомга
“Байрак” газетасы “Буа дулкыннары” телерадиокомпаниясе белән берлектә 1еннән 31 декабрьгә кадәр уникаль Яңа ел акциясе үткәрә. Бу вакыт аралыгында якыннарыгызны, туганнарыгызны, коллегаларыгызны нибары 900 сумга өч төрле котлый аласыз.
- Яшьләр спорт белән күбрәк шөгыльләнсен иде, шул турыда языгыз әле,- дип килеп керде редакциягә Иңгел абый Фәткуллин. 76 яшьлек спорт ветеранының үзенең бу өлкәдә ирешкәннәренә дә, җир җимертеп эшләгәннәренә дә таң калырлык.
Узып баручы Мәдәният елына йомгак ясап, “Мәдәният дөньясында” дип исемләнгән кичә үтте  Яңа Чәчкап мәдәният йортында. Аның төп геройлары төрле елларда шушы өлкәдә “кайнаган” хезмәткәрләр иделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International