Буа районында милли мәгариф челтәрен үстерү турында карар кабул ителде. Мәсәлән, беренче сыйныф параллелендә, шулай ук балалар бакчасында аерым сыйныфлар һәм төркемнәр барлыкка киләчәк. Бу хакта районның традицион август киңәшмәсендә район башлыгы Ранис Камартдинов белдерде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенең"Кисәтелгән – димәк коралланган" сәхифәсе.
2023 елның 23 августында җинаятьчеләр, юл-транспорт һәлакәте булган дип, кызына ярдәм күрсәтү сылтавы белән, Буа шәһәрендә яшәүче 85 яшьлек хатынга өй телефонына шалтыратып, 800 000 сум акча ала, зыян күрүче аны үз яшәү урыны буенча аферистка тапшыра.
Хөрмәтле Буа халкы, мошенникларга акча бирмәгез, уяу булыгыз!
Татарстан Росреестрында 2023 елга кадәр язманы кертү турында гаризаны ике ысул белән генә бирергә мөмкин булуын искәрттеләр: КФҮ аша һәм электрон формада Росреестр сайты аша, алдан аны көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзалап. Әмма быелдан расланган хисап язмасы булган гражданнар дәүләт хезмәтләрендә шундый гариза бирә ала.
Гадәттә, мондый проблемалар белән очрашкан гражданнар үзләрен яклау бик озак һәм еш кына бик кыйммәт дип аңлаталар. Ә иң мөһиме-нәрсәдән башларга һәм үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге һәрвакытта да аңлашылмый: шунда ук судка барыргамы, әллә участковыйга барыргамы? Бу очракта шикаятьне Татарстан Росреестрына җибәрергә киңәш итәбез.
Чара август конференциясе кысаларында узды. Уку әсбаплары белән рюкзаклар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» традицион республика акциясе барышында җыелган. Мәктәп кирәк-яракларын ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин тапшырдылар.
Буада 72 млн сумга капиталь яңартканнан соң ветеринария техникумы бинасы ачылды. Биредә җылылык һәм электрны, ишек һәм идәннәрне алыштырганнар, фән кабинетларын һәм актлар залын тәртипкә китергәннәр. Техникум ачылышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты
28 августта Буа яшьләр паркында Ульяновскидан "Урама" фольклор ансамбле чыгыш ясаячак
Концерттан соң артистлар "Түгәрәк уен" XV Бөтенроссия татар фольклоры фестиваленә юл тотачак.
16:00 сәгатьтә Буа шәһәренең Яшьләр паркында очрашабыз
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарларга грант ярдәменә конкурс сайлап алулар турында игълан итә. Грант алуга шулай ук оешмасы социаль предприятиеләр реестрына кертелгән социаль эшкуарлар да өмет итә ала.
2023 елның 25 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов һәм аның хатыны Г. Ә. Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә: «Кабул итү инде унынчы тапкыр үткәрелә һәм бу вакыт эчендә анда 500дән артык искиткеч татарстан гаиләсе катнашты..." Әлеге чарада безнең районны Самерхановлар гаиләсе тәкъдим итте.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре әзерләгән вебинар махсус салым режимнарын куллану барышында барлыкка килгән детальләрне һәм мәсьәләләрне тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк. Бу вебинар 2023 елның 7 сентябрендә 10:00 сәгатьтә булачак. Спикер сыйфатында Идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак. Вебинарда катнашу бушлай, моның өчен эксперттан кыйммәтле белем һәм киңәшләр алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмас өчен, сылтама буенча алдан теркәлү мөһим.