ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

 

Татарстан Республикасы халкының һәм идарәче оешмаларының чүп-чарны сыйфатсыз чыгару хезмәтенә мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә, «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге» ассоциациясе «Чүп-чарны чыгару буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру» темасына халык арасында сораштыру башлады.

2023 елның 17 маенда 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Рәисенең Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килкеева гражданнарны шәхси кабул итәчәк.

Кабул итү ТР, Буа шәһәре, Жорес ур., 110а йорт адресы буенча район башкарма комитеты бинасында үтәчәк.

Үз сорауларын хәл итү өчен мөрәҗәгать итәргә теләгән гражданнар алдан 8(843) 264-16-16 телефоны буенча кабул итүгә языла ала.

        Татарстанда 4,5 мең гаилә 3 яшькә кадәрге балага ана капиталыннан айлык түләү ала. Ярдәм чаралары ата-аналарның мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләр куелмаган шартларда ике яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләр өчен каралган.


10
май, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Казан шәһәре Батурин урамы, 7а йорт, 136 бүлмә адресы буенча 10:00 сәгатьтән 12: 00 сәгатькә кадәр җәйге ял оештыру һәм балаларны сәламәтләндерү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.


9
май, 2023 ел
сишәмбе

Буада Җиңү көненә багышланган Парадта 15 нче гвардия мотоукчы Александрия бригадасы командирының Рәхмәт хаты махсус операция сугышчысы Дмитрий Ятмановның әнисенә тапшырылды. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов рәхмәт белдерде.

Дистә еллар узса да, буыннар алмашынса да, 9 Май – Бөек Җиңү көне - илебезнең героик елъязмасына мәңгелеккә язылган милли бердәмлек, хәрби батырлык символы булып кала.

 Буада Җиңү көнендә хәрби техника парады һәм 9 Майга багышланган тантаналы митинг узды. Шәһәрнең Үзәк мәйданында узган парадка Бөек Ватан сугышы ветераннарын чакырдылар. Бүген районда 8 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

       Традиция буенча,  төп тантанадан соң ветераннарны Буаның туган якны өйрәнү музеена чәй өстәленә чакырдылар. Быелгы бәйрәмдә махсус операциядә һәлак булучының гаиләсе дә катнашты.

  


7
май, 2023 ел
якшәмбе

Буа районының  юкка чыккан Петровка, Зур Фролово Выселкасы һәм Ягодное авыллары урынында 3 истәлекле билге урнаштырылган. Стелаларны урнаштыру традициясе Буа якташлыгы инициативасы белән берничә ел дәвам итә. Элеккеге торак пунктлар урнашкан  урыннарда барлыгы 16 стела ясалган.


6
май, 2023 ел
шимбә

2023 елның 17 маенда 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Раисе гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасының Буа муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү үткәреләчәк.


5
май, 2023 ел
җомга

Төзелеш, реконструкция һәм төзекләндерү  вакытында хезмәтне саклау кагыйдәләре яңа төзелеш, реконструкция, биналарны һәм корылмаларны агымдагы һәм капиталь ремонтлау вакытында башкарыла торган төзелеш эшләрен башкарганда хезмәтне саклауның дәүләт норматив таләпләрен билгели.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International