ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Социаль челтәрләрдә видео таралды, анда Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов һәм хакимият хезмәткәрләре эпик музыкага түбәтәйләр кияләр. Кечкенә роликка  шәрехләрдә район администрациясе «2023 елгы Сабантуй идеясен хупларга һәркемне рухландырыр өчен» милли баш киеме киеп караган дип әйтелә. Шулай ук республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм  гореф-гадәтләр елында «Буада Сабантуй тагын да милли колоритта узачак» дип тасвирлана.

           Татарстан Социаль фонды ел башыннан йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган 6800 дән артык әнигә йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе рәсмиләштерде. Гомумән алганда, ел башыннан аларга  872,3 млн сумнан артык акча күчерелгән.

Россия социаль фонды хезмәт урынында килеп туган бәхетсезлек очракларында зыян күргән татарстанлыларны кыймәтле протезлар белән тәэмин итү юнәлешендә эзлекле эш алып бара. 29 һәм 31 мартта Әлмәттән Валерий белән Әгерҗедә яшәүче Айсафка гомуми бәясе 5 миллион сумнан артык микропроцессор белән идарә итә торган югары технологияле протезлар бирелде.

        Быелның июненнән башлап 3 яше тулмаган балаларга ана капиталы акчасыннан түләүләрнең бердәм датасы кертеләчәк. Мондый ярдәм чарасын рәсмиләштергән гаиләләр акчаларын һәр айның 5 нче көнендә ала башлаячак. Акча агымдагы ай өчен түгел, ә алдагы ай өчен түләнәчәк.

       Татарстанда апрель өчен түләүләр  14 апрельдә гамәлгә ашырылачак.  Ягъни мартта  түләүләр  март ае өчен, апрельдә - апрель өчен түләнә.

Росссия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очракларының күзәтелүенә юнәлтә. Мошенниклар пенсионерларга үзләренең кыйммәтле хезмәтләрен көчләп тагу юлы белән пенсияләренең дөрес билгеләнгәнен тикшерергә тәкъдим итә. Ә социаль фонд органнарында бу хезмәт бушлай күрсәтелә.

Буа шәһәренең санитар-экологик торышын яхшырту, шәһәр территориясен санитар чистартуны тизләтү һәм халыкның санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлеген тәэмин итү максатында, 2023 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Буа шәһәре территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде.


4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Буа районында ел саен уздырылучы  «Язгы кыр эшләрен уңышлы башкаруны оештыру һәм 2023 елга бурычлар»  дигән семинар узды. Чара агрофирманың Әлши бүлекчәсендә узды.

13 ел инде Россиядә балалар һәм яшүсмерләр өчен ашыгыч психологик ярдәм хезмәте эшли. 8-800-2000-122 ышаныч телефоны- ул бушлай аноним хезмәт һәм авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фондының иң мөһим проектларының берсе.


3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә тотрыклы җылы һава торышы һәм кар катламы төшү, шулай ук урман хуҗалыгы федераль агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы ярдәмендә Татарстан Республикасы ландшафт территорияләрендәге термик нокталарны ачыклау белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 31.03.2023 № 176-осн боерыгы нигезендә 01.04.2023 елдан Татарстан Республикасы чикләрендәге урман фонды җирләре территориясендә янгын куркынычы сезоны ачылды. Урман янгыннары белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатыннан, түбәндәгеләрне искә төшерәбез.

Электр энергиясен экономияләү аны куллануны дөрес исәпкә алудан башлана. Фатирда электр энергиясен исәпкә алу өчен ике яки өч тарифлы электрон счетчиклар кулланыгыз. Күп тарифлы счетчикларны куллану электр энергиясенә түләүләрне 30%ка кадәр киметергә мөмкинлек бирә. Көнкүрештә энергия ресурслары чыгымнарын киметүнең тикшерелгән ысулы - экономияле электр приборларын куллану. Заманча энергияне сак тотучы көнкүреш техникасын махсуслаштырылган кибетләрдән сатып алырга кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International