ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2023 ел
шимбә

Буа районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде.

Алдан хәбәр ителгәнчә, Буада Сабантуй бәйрәме аерым төрле атмосферада узачак. Милли бәйрәмнең чын рухына кайту планлаштырыла. Быел майданга килүчеләрне милли киемнәрдә чакыралар.


7
апрель, 2023 ел
җомга

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов ике атналык ялга кайткан мобилизацияләнүчеләр белән очрашу үткәрде. Очрашуда катнашкан 10  ир-егет гуманитар тәэмин итү белән бәйле вәзгыять турында сөйләде. 

Буа районында язгы чәчүгә чыктылар. Бүген беренче техника кырда эшләде. Авыл хезмәтчәннәре белән очрашуга иртән район башлыгы Ранис Камартдинов килде, шулай ук мулла да чакырылган иде.


6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

 

2022ел нәтиҗәләре буенча декларация кампаниясе тәмамлануга нибары бер ай калып бара. 2 майдан да соңга калмыйча, гражданнарның аерым категорияләре салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә, салым органына физик затлар керемнәренә салым буенча 3-НДФЛ формасында декларация тапшырырга тиеш.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы калдыклар белән эш итү өлкәсендәге кануннарның үтәлешен тикшерде. “ПЖКХ” ИК” ҖЧҖ Татарстан Республикасының Көнбатыш зонасы буенча ККК белән эш итү буенча төбәк операторы тарафыннан 2022 ел ахырында һәм 2023 ел башында кануннар таләпләрен бозып, 20 көннән артык каты коммуналь калдыкларны түбәндәге адрес буенча урнашкан контейнер мәйданчыгыннан чыгару башкарылмаган: Казан шәһәре, Тукай ур., 125 йорт, 2 корп. Закон бозуларны бетерү максатыннан оешма җитәкчесенә күрсәтмә кертелде. Прокурор реакциясе актын карау нәтиҗәләре буенча закон бозуларны бетерү бетерелде, калдыклар чыгарылды, оешманың вазыйфаи заты дисциплинар җаваплылыкка тартылды

 

“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2023 елның 12 маенда 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Буа муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча Буа шәһәре, Жорес урамы, 110а йорт адресы буенча чаралар уздыруны планлаштыра.


5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Быел Татарстан Республикасы Рәисе инициативасы белән эшләнгән программа буенча  Буада 14 йорт яңартылачак. Аларның кайберләрен атна саен йөрү кысаларында карадылар. - төзекләндерү өчен киләчәк киңлек җитди әзерлеккә мохтаҗ: хәзерге вакытта ул  территорияләрне  сарайлар биләп тора. Аларның күбесе законсыз урнаштырылган, рәсмиләштерелмәгән һәм ярым җимерек халәттәгеләре дә күп.  Вокзал урамындагы йортларда яшәүчеләр белән шәхсән очрашырбыз, монда сарайлар аеруча күп. Очрашырбыз һәм сөйләшербез: үсештә булган шәһәрдә мондый корылмаларга урын юк. Атна саен сөйли торган объектлар да төзелә: Яшьләр үзәгенең әзерлеге - 85 процент, Балалар шифаханәсенең - 45 процент, - дип хәбәр итте район башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә.

 

Бүген Буа районында экологик икеайлык һәм «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында  Зөя елгасының яр буе полосасын санитар чистарту буенча чәршәмбе чарасы узды.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы тарафыннан «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында «Россия суы» су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Ул 2014 елдан бирле үткәрелеп килә һәм елдан-ел үз географиясен киңәйтә.

Буа муниципаль районы авыл җирлекләрендә 2022 елның  февраленә каты көнкүреш калдыкларын  чыгару графигы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International