ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов эш визитын «Бор» балалар сәламәтләндерү лагерендә булудан башланды. Ул район башлыгы Ранис Камартдинов белән берлектә балалар кайда һәм нинди шартларда ял итәчәкләрен шәхсән үзе карап чыкты. Әлеге объект ел саен өч сменада Буа районыннан гына түгел, күрше районнардан да балалар кабул итә. Шул ук вакытта объект яңартуга мохтаҗ. Район җитәкчелеге тарафыннан балаларның яшәү шартларын яхшырту мәсьәләсе даими күтәрелеп тора. Районда иң көтелгән вакыйгаларның берсе - «Мирас» яшьләр үзәген ачу киләсе елга планлаштырылган. Шәһәрдә яшьләр өчен үзәкләр юк, һәм район бу хәлне тамырдан үзгәртергә әзер. Үзәк өчен бина бүлеп бирелгән, заманча дизайнлы эскиз проекты әзер. Төп мәсьәлә – аны инициативалы һәм җаваплы кадрлар белән тәэмин итү», - дип билгеләп үтте Тимур Җәүдәт улы.
Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Буа үзәк район хастаханәсенә, диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр үткәрү максатыннан, 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарны китерү эшен дәвам итәләр. Хезмәт «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында күрсәтелә. Бу ел башыннан Буа районы авыл җирлекләреннән 65 яшьтән өлкәнрәк 1 193 кеше китерелгән.
Әлеге проектта катнашучы өлкән яшьтәге гражданнар илтеп җиткерүне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.
Чара барышында һәр бала үзенә шөгыль тапты. Иң җитезләре ике командага бүленеп, хәрәкәтле уеннарда катнашты.
Социаль үзәк хезмәткәрләре әзерләгән күңел ачу программасында һәркем үз сәләтләрен күрсәтте, күтәренке кәеф һәм истәлекле бүләк тә алдылар. Чараны үткәрүдә балалар бәйрәмнәрен оештыручы Эльвира Гарифуллина, шулай ук Ралина Алтынбаева зур ярдәм күрсәтте. Сезнең бәйрәмегез балаларга чын шатлык китерде.
Ел саен алкоголь белән агулану очраклары теркәлә. Эчкечелек проблемасы кешелек барлыкка килә башлаганнан бирле бар иде.
Нигәдер «аноним эчкечеләр» яки эчкечелекне медицина кодлаштыруы оешмалары рәвешендә ярдәм – характердагы йомшаклык билгесе, шәхси тормышка тыкшыну дип санала.
Алкогольне яхшы антидепрессант дип саныйлар, тик ул гомеопатик дозаларда гына, махсус табиб билгеләгәндә генә шулай булырга мөмкин.
Алкоголизм чиген үтеп, артка кайту кыен. Моның өчен көчле теләк, үз өстеңдә эшләү, якыннарының һәм туганнарының ярдәме кирәк булачак.
Сәламәт туклану- үсеш, оптималь үсеш, тулы канлы тормыш эшчәнлеге тәэмин итә торган туклану, диабет, йөрәк авырулары, инсульт һәм яман шешне дә кертеп, сәламәтлек ныгытуга һәм профилактикалауга ярдәм итә.
Гомер буена сәламәт туклану-хәзерге һәм киләчәк буыннарның сәламәтлеген саклауның һәм ныгытуның мөһим элементы, шулай ук актив озын гомерле булу өчен иң мөһим шарт.
Россия Хөкүмәте пилот режимында шәхси торак йортлар төзүгә, профессиональ төзүчеләр белән подряд шартнамәсен рәсмиләштермичә, ташламалы ипотека башлап җибәрә. Мондый кредитлар буенча ташламалы ставка еллык 9% тан артмаячак, ә безнең төбәк халкы өчен максималь күләм 6 млн сум тәшкил итәчәк.
Татарстан Росреестры мәгълүматларына караганда, узган ел 117 меңнән артык ипотека теркәлгән, аларның 10 меңнән артыгы торак йортларга, 35 меңе җир кишәрлекләренә.
"Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.8 статьясына үзгәреш кертү хакында" 2002елның 28 маендагы N 145-ФЗ номерлы Федераль закон белән РФ КоАПның 14.8 статьясы кулланучы белән шартнамә төзүдән, үтәүдән, үзгәртүдән яисә өзелүдән баш тарткан өчен, кулланучының шәхси мәгълүматларны бирүдән баш тартуына бәйле рәвештә, кулланучы белән шартнамәне төземәүдән, үтәүдән, үзгәртүдән яисә өзгән өчен, административ җаваплылык билгели торган 7 нче өлеше белән тулыландырылды, әгәр шәхси мәгълүматларны бирү федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән башка норматив хокукый актлар нигезендә мәҗбүри булса яисә кулланучының килешүенең үтәлеше белән турыдан-туры бәйле.
Күрсәтелгән хокук бозуны кылу түбәндәге административ штраф салуга китерә: -вазыйфаи затларга - биш меңнән ун мең сумга кадәр; -юридик затларга - утыз меңнән илле мең сумга кадәр. 28.05.2002 елдагы 145-ФЗ номерлы Федераль закон 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге
Җәйге сезон алдыннан кунакханә хезмәтләре күрсәткәндә кулланучыларның хокуклары һәм кунакханә хезмәтләренә ихтыяҗ арту турында, кунакханә хезмәте күрсәткәндә кулланучыларның хокуклары турында исегезгә төшерәбез. Кунакханә хезмәтләре шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар тарафыннан күрсәтелә ала. Кунакханәләр алты категория буенча классификацияләнә: «биш йолдыз», «дүрт йолдыз», «өч йолдыз», «ике йолдыз», «бер йолдыз», «йолдызсыз». Теләсә кайсы категориядәге кунакханәләр өчен үтәлергә тиешле гомуми мәҗбүри таләпләр:
- Юридик зат өчен - исем, адрес һәм эш режимы күрсәтелгән элмә тактаның мәҗбүри булуы; • шәхси эшмәкәр өчен - фамилия, исем, атасының исеме, эшчәнлек алып бару урыны һәм эш режимы, шулай ук дәүләт теркәвенә алынуы;
Автобус туры - туристик продукт, ул үз эченә түбәндәгеләрне ала: туристлар төркемен билгеле бер маршрут буенча автобуста йөртү; тур программасы нигезендә кунакханәләргә урнаштыру; тур программасы нигезендә экскурсия хезмәте күрсәтү; туристик төркем җитәкчесен озата бару. Тур программасы-туристларга билгеле бер эзлеклелек, вакыт, урын һәм хезмәт күрсәтү шартларында күрсәтелә торган хезмәтләр, истәлекле объектлар һәм ял вакыйгалары исемлеге.
“Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең (Татарстан) территориаль бүлегендә Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында түбәндәге адреслар буенча: Буа ш.Ефремов ур.135, 2022елның 09 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләр” Бердәм көне узачак. “Ачык ишекләр”нең максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында (Covid-19) “Ачык ишекләр” Бердәм көнендә эшмәкәрләрне кабул итү 8(84374)3-52-89, 3-17-04 номерлары буенча алдан язылу булачак.