Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июньнән яшәү минимумын индексацияләүгә бәйле рәвештә, гаиләләргә өч төрдәге айлык пособие арта: тулы һәм тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен 8 яшьтән 17 яшькә кадәр булган балаларга түләүләр, шулай ук йөкле хатын-кызларга түләү.
Пособиеләр суммасы яңа яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. Ул артканнан соң йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга түләү Татарстан буенча аена 6,4 мең сумга кадәр артачак. 8-17 яшьлек балаларның ата-аналары, үзләренә билгеләнгән пособие суммасына карап (50%, 75% яки 100%) июнь аеннан аена уртача 5,7 меңнән 11,4 мең сумга кадәр акча алачак.
Ранис Камартдинов район басуларының торышын карады. Ул үзенең телеграмма-каналындагы фотосурәтләре белән уртаклашты.
"Буа районы кырларын карауны дәвам итәбез. Хәзерге вакытта язгы, техник, майлы культураларны чәчү төгәлләнде, алар 67 гектардан артык җир били. 2 га ярма һәм күпьеллык үләннәр чәчәсе бар. Якындагы берничә көндә эшләрне тулысынча тәмамлау планлаштырыла", - дип яза район башлыгы.
Депутат эше районда аналар һәм балачак мәсьәләләре буенча гражданнарны тематик кабул итүдән башланды. Депутатка сораулар белән декрет ялында булган ике әни мөрәҗәгать итте. Миләүшә Исмәгыйлева, "Демография" милли проектының "мәшгульлеккә ярдәм итү" федераль проектында катнаша аламы, Буа ветеринария техникумында пешекче белгечлеге буенча укый аламы, дип кызыксынды. Мөхәммәтҗанова Алинә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 02.09.2014 ел, №635 карарына үзгәреш кертү турындагы мәсьәләне күтәрде. Хәзерге вакытта күп кенә эш бирүчеләр хезмәт килешүе түгел, ә түләүле хезмәт күрсәтү килешүе төзи. Мондый килешү социаль контракт шартларына туры килми һәм аның буенча түләүләр туктатыла. Шакир Яһудин барлык сораулар буенча да аңлатмалар бирде һәм эшкә алды. Шакир Шахмедович Буа муниципаль районының «Бор» балалар сәламәтләндерү лагерендә булды, җәйге сезонга әзерлекне тикшерде, балалар урнашачак корпусларны, хуҗалык бүлмәләрен һәм ашханәне карап чыкты, лагерьда балаларның иминлеген тәэмин итүгә, санитар-эпидемиологик торышына, кадрлар белән тәэмин ителешенә аерым игътибар бирде.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец социаль тәэминат өлкәсендә һәм мәгълүмати-аңлату сәясәте өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт тарафыннан яклау гарантияләрен тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегендә түбәндәге адреслар буенча: Буа ш., Ефремов ур., 135 «В»; Тәтеш ш., Свердлов ур., 43, 09 июнь 2012 ел.
Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны "Ачык ишекләр"нең бердәм көнендә кабул итү алдан язылу номерлары буенча башкарылачак 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2- 52-59
Агымдагы елда район хезмәтчәннәре алдында 2022-2023 елларда терлекләрне кышлату чорына 100 тонна печән, 84200 тонна сенаж, 93000 тонна силос һәм 15200 тонна салам әзерләргә кирәк булачак. Бер шартлы терлеккә 33 центнерга якын азык берәмлеге әзерләргә кирәк. Моның өчен 13800 гектар күпьеллык үлән һәм 6100 гектар берьеллык үләннәр белән бергә катнаш азык җыю бурычы куела. Азык әзерләү алдыннан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе буенча, ел саен азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерү үткәрелә.
Буа шәһәренең Яшьләр паркында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Балалар бик теләп өстәмә белем бирү учреждениеләре, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе, Буа электр челтәрләре филиалы оештырган мастер-классларда, конкурсларда катнаштылар.
"Балаларны яклау көне-ул балачак бәйрәме, ул өлкәннәрне үсеп килүче буын турында кайгыртырга һәм нәни кешенең проблемаларына игътибарлырак итәргә өнди. Һәр балачагы ваемсыз һәм бәхетле булсын", - дип билгеләп үттеләр үз чыгышында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.
2022 елның 10 мартыннан 2022 елның ахырына кадәр Татарстан Росреестры тарафыннан федераль дәүләт җир контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында планлы һәм планнан тыш контроль-күзәтчелек чаралары бетерелде, ә төп басым хокук бозуларны профилактикалау ягына урнаштырылды.
Әлеге чара икътисадның тотрыклылыгын, кече һәм урта бизнесны үстерүне һәм гражданнарга йөкләнешне киметүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Балаларны яклау көненә багышланган чаралар кысаларында 30 майдан 3 июньгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе ата-аналар өчен балигъ булмаганнарның торак хокуклары турында бушлай консультацияләр үткәрә.
Экспертларга үзләрен кызыксындырган сорауларны күрсәтелгән телефон номерлары буенча «кайнар линия» гә шалтыратырга мөмкин: 2555-25-32, 255-25-82, 255-25-70, 255-24-19, 255-25-63.
Хокукый ярдәм атнасы барышында Татарстан Росреестры экспертлары балигъ булмаганнарның ата-аналарына аңлатачаклар:
Татарстан Росреестры бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре исәп тота ала торган ярдәм чаралары турында сөйли.
Татарстан Росреестрына кече һәм урта бизнес субъектлары белән оператив хезмәттәшлек итү өчен махсус инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге эшли. Әлеге бүлекнең төп функциясе эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен билгеләнгән күчемсез милек объектларына милек хокукын кадастр исәбенә алу һәм теркәү белән бәйле.