Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов чираттагы төзелеш объектларын карап чыкты.
Бүген яңа балалар бакчасы өчен мәйданчык та каралды. Исегезгә төшерәбез, Әлши авылында күп еллар дәвамында иң кирәкле һәм үзгәрешләргә мохтаҗ булган балалар бакчасы төзелеп килә.
2021 елда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, объектны төзү килештерелде, финанслау чыганаклары табылды. Төзелеш эшләренең темпларын район башлыгы да шәхсән үзе күзәтеп тора. Хәзерге вакытта диварларның шактый өлеше күтәрелгән. Мәйданчыкта эшләрнең барышы турында подрядчы оешма җитәкчесе сөйләде.
«Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» - 2022 елда Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне девизы, ул гадәттәгечә 15 мартта билгеләп үтелә. Иминият хезмәтләре дә әлеге теманың мөһим аспекты булып тора.
Автоиминләштерү - авария яки ватылулар аркасында автомобильне торгызуга матди чыгымнар белән бәйле милек мәнфәгатьләрен яклаучы иминият саклау төрләренең берсе. Моннан тыш, автомобильне иминиятләштерергә - димәк, соңыннан, кирәк була калса, өченче затлар тарафыннан китерелгән зыянны торгызырга мөмкин булачак, һәм, башка нәрсәләрдән тыш, автоиминият яңа автомобиль сатып алуга акча алырга мөмкинлек бирә.
Дәгъваны язмача язарга кирәк. Еш кына банкларда гариза тутыру өчен типлаштырылган рәвешләр бар. Әмма сез дәгъваны ирекле формада төзергә хокуклы.
Дәгъвада түбәндәге мәгълүматны күрсәтәләр:
1. Сезнең мәгълүматлар: Ф.И. А.и. (булганда), яшәү урыны яки почта адресы, телефон, электрон почта адресы (булганда).
2. Банк мәгълүматлары: аның урнашу урыны, атамасы, адресы, телефон, электрон почта адресы.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучылар өчен «Кайнар линия» оештырылды.
Шалтыратулар Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлегендә (843) 743-52-89 телефоны буенча кабул ителә
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия 8,6%ка индексацияләнгәннән соң билгеләнгән күләмдә күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар әлеге күләмдәге пенсияне ай саен алачак. Февральдә пенсионерлар 8,6% ка индексацияләнгән пенсия белән бергә гыйнвар ае өчен тиешле аерма кушылган өстәмә түләү (доиндексация) алган. Мартта пенсия инде гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелгән.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе уллыкка бала алган гражданнарга бер тапкыр түләнә торган пособие турында искә төшерә.
Баланы уллыкка алучы, баланың опекуны, попечителе яисә тәрбиягә алучы ата-анага бер тапкыр түләү бирү каралган.
Түләү күләме уллыкка алынган һәр бала өчен 20 472,77 сум, әгәр уллыкка алынган балага 8 яшь тулган яисә ул инвалид булган, яки гаиләгә берьюлы берничә бертуганнар алынган очракта, түләү һәр бала өчен 156 428,66 сум тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Буа шәһәренең Үзәк паркын камилләштерү буенча эшләр дәвам итәчәк. Парк концепциясе турында бүген, кабат, фикер алыштылар. Проектантлар смета документациясен карадылар, үз тәкъдимнәрен әйттеләр.
2021 елда Үзәк паркта беренче коры фонтан барлыкка килде, алга таба биредә экстрим-мәйданчык, яңа таганнар һ.б. барлыкка килергә мөмкин. Төзекләндерү вариантлары турында сүз дәвам итәчәк.
Буа муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Безнең районга визит барышында ул район башлыгы Ранис Камартдинов белән очрашты.
Район башлыгы очрашудагы беренче фотосурәтләр белән үзенең телеграм-каналында бүлеште.
«Без Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов белән очраштык.
Ямбулат авылында күп балалы гаиләдә үскән егетнең әтисе фронтта һәлак була, хәтта өенә хат җибәрергә дә өлгерми. Аның уллары Иван һәм Василийга да чират җитщ. 1943 елның гыйнварында чакыру алган Василий 6 ай Мәскәү өлкәсендә сержантлыкка укырга тиеш була. Тик егетләрне тиз арада вагоннарга төяп, Смоленскига озаталар. Юлда эшелон ике немец истребителе белән бомбага тотыла һәм дары да иснәп өлгермәгән солдатларның яртысы һәлак була. Василий иптәшләре белән бергә урманга йөгерә. Исән калганнарын башка частьләргә җибәргәннәр. Ул өченче Белоруссия фронтының танкка каршы 19 нчы дивизиясенең җиденче дивизионына эләгә. 17 яшьлек егет наводчикка пушкадан атучы дошманга кадәр араны, пехотага, танкка каршы снаряд төрен билгели. Әгәр укыган вакытта винтовка өйрәнгән булса, монда пушка белән эшләргә туры килә.
– Немецлар белән тизрәк сугышка керәсе килде. Яшьлек үзенеке алды, патриотизм хисе көчле иде. Өлкәннәр түземле булырга киңәш итте, барысы да алда әле дияләр иде , - дип искә ала Василий бабай. Һәм менә бервакыт кыр кухнясын бомбага тота башлаганнар.
12 март 18 сәгатьтән 13 март 18 сәгатькә кадәр
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез.
Көндез бераз кар.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -17..-19, аязган вакытта -23.
Көндез максималь һава температурасы -5..-7˚.
Юлларда бозлавык