ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион  җәлеп итүчәнлеге буенча иң яхшы презентациягә республика конкурсы игълан итә. Бәйгенең спонсоры-Haier компаниясе.

Шуны да исбатлагыз: нәкъ менә Сезнең район Татарстан территориясендә бөтен дөнья инвесторлары өчен иң кулай район!

Конкурс илебез IT-компанияләре арасында, дәүләт һәм муниципаль идарәдә кулланылырга мөмкин булган цифрлы икътисади эшчәнлек өлкәсендә инновацион чишелешләрне популярлаштыру максаты белән үткәрелә. Әлеге чарага Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның ярдәме күрсәтелде.

«ПРОФ-IT. Инновация» – Электрон дәүләтнең эксперт үзәге, ул инде тугыз ел дәвамында ел саен үткәрелә торган «ПРОФ-IT» Бөтенроссия региональ мәгълүматлаштыру форумын һәм хакимият органнары катнаша торган IT-проектлар конкурсын үткәрә.

Прокурор хезмәткәрләре бүген һөнәри бәйрәмне - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Быел РФ прокуратурасына 300 ел тула.  Хезмәткәрләрне юбилей белән Буа районы Башлыгы Ранис Камартдинов котлады.

Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

 


11
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

11 гыйнварның 18:00 сәгатьтән  12 гыйнварның 18: сәгатенә кадәр уңайсыз метеорологик күренешләр фаразланмый.

Казан буенча:

Болытлы.

Төнлә бераз кар.

Көндез явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнчыгыш 5-10 м/с.

Һаваның минималь температурасы төнлә -13..-15˚.

Көндез максималь температура - 9..-11˚.

Юлларда бозлавык.


10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

10 гыйнвар көнне Буа шәһәренең Үзәк паркында Чуаш Киштәге, Иске Борындык, Таковарлар, Боерган, Кырык Садак  авыл клублары хезмәткәрләре "Африкача яңа ел" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы оештырдылар.

 Буа муниципаль районының Яшьләр паркында "Район мәдәният йорты" МБУ коллективы кунаклар һәм шәһәр халкы өчен "Яңа ел могҗизалары" дип исемләнгән Кар кызы, Кыш бабай һәм үзешчән сәнгать артистлары катнашында "Могҗизалы Яңа елга" дигән чара оештырды.

Шикәр заводы паркында балалар һәм шәһәр халкына күңелле кәефне лицей-интернат укучылары бүләк итте. Яңа ел-барлык кешеләрне берләштерә торган  матур вакыт. Ул төп тормыш кыйммәтләре: мәхәббәт, дуслык, аңлау, кайгырту, дөняны ярату, шатлану хисләренә бай. Игелек турында искә төшерә. Бу бәйрәм чын тылсымчы булдыру максаты белән балаларны, ата-аналарны, педагогларны берләштерә

Шәһәрнең Үзәк паркында бәйрәм Яңа ел программасы булды. Буалыларны һәм кунакларны Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов сәламләде. Предприятие, оешма җитәкчеләренә территорияләрне иң яхшы Яңа ел бизәлеше өчен бүләкләр тапшырдылар.

Роспотребнадзор искәртеп узганча, COVID-19-бик куркыныч инфекция, ул начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Инфекционистлар һәм эпидемиологлар бердәм: авыруларның алга таба артуын туктатырга һәм эпидемиягә каршы вакцинация гына булышачак диләр. Ул кыска вакыт эчендә үткәрелә һәм вирусны кешедән тапшыру юллары өзелә. Яңа коронавирустан прививкалар ясап, сез үзегезне яклап кына каклмыйча, якыннарыгызга, гаиләгә һәм коллегаларыгызга карата җаваплылык күрсәтәсез, инфекция таралмасын өчен борчыласыз.

Чаңгычы киеме Чаңгы аяк киеме җитәрлек дәрәҗәдә иркен һәм җиңел булырга тиеш. Аякларны җылыда тоту бик мөһим. Көчле суык (-15°С һәм түбәнрәк) булганда ботинкалардагы аяклар кысылырга тиеш түгел: бу нормаль кан әйләнешен боза һәм өшү мөмкинлеген арттыра. Чаңгы узышлары өчен нык эластик табанлы, сандаль рант һәм йомшак өсле ярымботинкалар һәм ботинкалар ясыйлар. Мондый ботинкаларны  чаңгыга беркетү өчен кулланалар.  Чаңгыда йөри башлаучыларга ботинкалар  кулланырга киңәш ителә, ә ярышларда катнашучыларга – ярымботинкалар яхшы.


9
гыйнвар, 2022 ел
якшәмбе

Уңайсыз метеорологик күренешләр фаразланмый.

9 гыйнварның 18 сәгатеннән 2022 елның 10 гыйнварына кадәр

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез.


7
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Хөрмәтле буалылар! 
Чын күңелемнән сезне православие динен тотучыларның якты һәм шатлыклы бәйрәме – Раштуа белән котлыйм!
Бу якты бәйрәм миллионлаган дин тотучыларга шатлык һәм өмет бүләк итә, аларны рухи чыганакларга һәм  традицияләргә алып кайта. Ныклык, югары рухи-әхлакый идеаллар безгә алга таба да хөрмәт, мәхәббәт һәм бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә, игелекле гамәлләр кылырга, якыннарыбыз турында кайгыртырга мөмкинлек бирәчәк дип ышанам. Раштуа көннәрен туганнарга һәм якыннарга багышлау кабул ителгән. Әмма,  күпләр бу бәйрәмне эш урыннарында каршы ала. Раштуа төнендә күпләр кизү тора, күпләр безнең иминлек һәм сәламәтлек сагында. Медицина хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм хезмәтләре хезмәткәрләре,  хәрби хезмәткәрләр катлаулы бурычларын үтиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International