Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе республика халкының игътибарын яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз кимү фонында грипп очраклары акрынлап арта башлавына юнәлтә.
Гриппның беренче беренче очраклары ноябрь башында ук теркәлде, атна саен уртача 5 очрак теркәлде, 47 атнада – 14 очрак, 48 атнада-58. А (H3N2) гриппы өстенлек итә.
Конституция көне Россиянең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече 2021 елның 13 декабрендә социаль участокта «Конституция - дәүләтнең төп законы» дигән темага патриотик тәрбия сәгате үткәрде.
Дәреснең максаты: безнең дәүләтнең конституцион нигезләре турында белемнәрне киңәйтү; Конституцияне Төп закон буларак белү кирәклеген аңлау; үз Ватаныңа карата горурлык, хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Форумның максаты-яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү, патриотик юнәлештәге чаралар уздыру технологияләрен, яшьләрне тарихи мирасны саклау һәм популярлаштыру эшенә җәлеп итү технологияләрен өйрәтү, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте район бүлекчәләренең координаторларын һәм активистларын муниципаль районнарда хәрәкәт планын тормышка ашыру өчен әзерләү.
Форумда катнашу өчен сылтама буенча гариза бирергә кирәк:
https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSe4mFRycKeLIR-oeuBtM--ZmKYeN_y4P0aOZRPT1yiZPlyZxA/viewform
2021 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа мунициципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты-09.00 дән 12.00 гә кадәр.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы –Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы үткәрәчәк
Начар метеорологик күренешләр көтелми.
Декабрь – шундый матур бер могҗизалы чор инде ул. Балалар гына түгел өлкәннәр дә Яңа елдан тылсым һәм теләкләрнең чынга ашуын көтә. Ә балалар теләген үтәү изге эш. Аеруча да социаль яктан якланмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны шатландыру. Безнең районда 18 шундый гаилә теркәлгән. Ул гаиләләрдә 39 бала тәрбияләнә. Алар да Яңа ел бәйрәмен көтә, тик кайчакта аларга теләкләрен күңел почмагына яшерергә туры килә.
Уенчыклар
Балалар уенчыкларының сыйфатын җайга сала торган төп норматив актларның берсе - «Уенчыклар куркынычсызлыгы турында» ТР ТС 008/2011 Таможня берлегенең Техник регламенты.
Агымдагы елның 15 һәм 16 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Кече һәм урта эшмәкәрләр корпорациясе» АҖ белән берлектә Стратегик сессия уздыра
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 11 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Бүген Буада авыл районнарының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында Видади Мәхмудов истәлегенә волейбол буенча турнир башланды.
Видади Гомбатович спортчылар һәм җанатарлар хәтерендә һәрчак зур ихтыяр көче һәм югары профессиональлек үрнәге булып калачак. Ул чирек гасыр дәвамында «Уңыш» җәмгыятен җитәкли, Татарстан Республикасы Волейбол Федерациясе Авыл волейбол комитеты рәисе, республиканың атказанган физик культура хезмәткәре булып тора. Горурлана алырлык кеше.
«Бүгенге турнир ярышу гына түгел, ә аралашу, күңел күтәренкелеге һәм сәламәтлек өчен менә дигән мөмкинлек. Сез матур һәм мавыктыргыч волейбол күрсәтерсез дип ышанам. Командаларга уңышлар һәм иң көчлесе җиңсен!» - дип сәламләде турнирда катнашучыларны һәм кунакларны Буа районы Башлыгы Ранис Камартдинов.
Турнирны уздыру мәйданчыгы «Импульс» һәм «Яшьлек» спорт комплексында булды. Турнирда республиканың төрле районнарыннан 25 команда катнаша. Ярышларга нәтиҗәләр якшәмбе көнне ясалачак.