ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Буа районы Башлыгы Ранис Камартдинов Боерган авылында су алу җайланмасы төзелеше барышы белән танышты.

Агымдагы елның октябрендә Газлаштыру фонды программасы буенча су алу җайланмасы төзүгә керештеләр. Хәзерге вакытта 1 скважина борауланган. Проект буенча бу скважинадан сәгатенә 6 куб су күтәрелергә тиеш.

Якын көннәрдә тагын ике скважина борауланачак. Яңа су алу җайланмасы язгы-җәйге чорда су кытлыгы проблемасын хәл итәргә тиеш.

Казанның Зур концерт залында ел саен үткәрелә торган «ТР балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды. Призерларга, җиңүчеләргә һәм гади катнашучыларга аларның тырыш һәм кирәкле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Буа районыннан килгән җәмәгать тәрбиячесе Резедә Мостафина конкурсның финалисты булды, мактаулы икенче урынны алды һәм "Ватан хакына" номинациясендә бүләкләнде.

 

Хезмәт куркынычсызлыгы өлкәсендә иҗтимагый-агарту кампаниясен үткәрү кысаларында, эре, урта һәм кече бизнес оешмаларында хезмәтне саклау белән идарә итү системалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү һәм эш урыннарында хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында, Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан тиешле боерыклар чыгарылды.

 

Туры эфир 2021 елның 30 ноябрендә узачак. Эфирга 17.15 сәгатьтә. Эфир программасында (zoom, YouTube мәйданчыкларында) «ДОМ.РФ» АҖнең торак проектлары кулай һәм җентекле рәвештә тәкъдим ителәчәк. Бу - «Ташламалы ипотека» 7% ка кадәр яңа төзелешкә, «Гаилә ипотека»сы 6% ка кадәр сатып алу һәм рефинанслау өчен,  «Авыл ипотекасы» 3% ка кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының ташламалы шартларында яшь гаиләләр өчен торак шартларын яхшырту өчен исәпкә кую процедурасын гадиләштерү перспективалары.Туры эфир барышында 30 ноябрьдә барлык катнашучылар һәм тамашачылар торак шартларын яхшыртуда яшьләргә ярдәм итү буенча федераль һәм республика чаралары буенча үз сорауларын бирә алачаклар.

 


28
ноябрь, 2021 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 29 ноябрендә төнлә һәм көндез урыны белән бозлавык, томан, юлларның аерым участокларында көчле бозлавык көтелә.

Хөрмәтле әниләр!

Сезне чын күңелдән матур бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!

Бүген без Сезгә - безгә тормыш бүләк иткән, игелек, үз-үзеңә ышаныч уяткан иң якын кешеләребезгә чиксез рәхмәт хисләре белән мөрәҗәгать итәбез.

Сезнең яратуыгыз һәм кайгыртучанлыгыгыз безне дөньяга килгән беренче минутлардан башлап, гомер буе озата килә. Без һәрвакыт сезнең ярдәмегезне, назыгызны,  ә иң мөһиме – ана йөрәгенең чиксез юмартлыгын тоеп яшибез.

Бәйрәм уңаеннан, тәрбиягә бала алган аналарны  һәм сәламәтлекләре ягыннан үзенчәлекләре булган бала тәрбияләүче әниләргә рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең балаларга  булган чиксез мәхәббәтегез тагын бер кат ана булуның бөеклеген раслый!

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар телим! Бәхетле булып, сөелеп яшәгез!


27
ноябрь, 2021 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында Татарстан Республикасының Кызыл хач буенча бүлекчәсе ачылды. Инициатив төркем оештыру утырышын уздырды, анда бертавыштан Россия Кызыл хач җирле бүлеген булдыру турында карар кабул ителде.


26
ноябрь, 2021 ел
җомга

26 ноябрь кичендә, 2021 елның 27 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә җил көтелә.

Буа районында план буенча ике көнлек команда-штаб өйрәнүләре тәмамланды, аларда гадәттән тыш хәлләр туганда кичектергесез җавап бирү хезмәтләренең үзара хезмәттәшлеге, шулай ук гражданнар оборонасының беренче дәрәҗәдәге бурычлары мәсьәләләре чагылыш тапты.


25
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган республика Гарантия фонды кече һәм урта бизнес өчен ташламалы «Ярдәм 2021» продуктын эшләтеп җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International