Буа районы мәдәният хезмәткәрләре Агач утырту буенча масштаблы акциягә чыктылар.
Быел коронавирус йогышы белән көрәшүче медицина тармагы хезмәткәрләренә ярдәм итү чикләрендә акция «сәламәт урман- сәламәт кешеләр» лозунгы астында уза
Шәһәр урамнарына 120ләп агач, күбесендә каштан, миләш һәм берничә чыршы утыртылган. Акциягә шулай ук шәһәрнең башка оешмалары һәм учреждениеләре дә кушыла.
2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Бөтенроссия халык санын алу узачак. Илнең кыен булган территорияләрендә халык санын алу 2021 елның 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
SuperJob порталының сораштыру мәгълүматлары буенча, Бөтенроссия халык санын алуда катнашуның иң популяр ысулы — онлайн-дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә. Шул рәвешле сораштырылучыларның 58% ы үзе турында сөйләргә ниятли. Респондентлар үз планнарын мондый ысулның куркынычсызлыгы белән аңлата.
Татарстанда 11 октябрьдән коронавирус таралу сәбәпле өстәмә чикләүләр кертелә.
Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча кайнар линияләр узачак
Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары ике көн дәвамында, 7 һәм 8 октябрьдә цлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү буенча бушлай консультацияләр үткәрәчәк. Гамәлдәге чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча консультация чаралары «кайнар линия» форматында узачак.
Татарстан реестры мәгълүматлары буенча, «Гараж амнистиясе» турындагы закон гамәлгә кергәннән бирле аның мөмкинлекләреннән 115 татарстанлы файдаланган инде. Яңа закон кысаларында Чаллы һәм Казан халкы аеруча актив мөрәҗәгать итә. Әйтик, сентябрь аенда автокалада «гараж амнистиясе» нормаларыннан 46 гараж хуҗасы файдаланган, Казанда – 68. Шулай ук «гараж амнистиясе» ярдәм итүчеләр арасында Чистай районында яшәүче дә бар. Бу-72 яшьлек Павел Тарбеев. Гаражны ул 1972 елда ук төзегән, 2018 елда теркәгән, ә менә җир кишәрлеген хәзер генә бушлай рәсмиләштерә алган. «Гараж амнистиясе» гамәлдә булганчы Павел Григорьевич җир кишәрлеген бары тик кадастр бәясе буенча гына сатып ала ала иде.
2021 елның 7 октябрендә 21 сәгатьтән 8 октябрьдә 12 сәгатькә кадәр начар метеорологик күренеш.
Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 8 октябрендә төнлә һәм көннең беренче яртысында урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк.
Сентябрь аенда " Балаларга куркынычсыз тимер юл!" айлыгы узды. Әмма балаларның иминлеге- һәр вакыт игътибарда булса иде. Шуңа бәйле рәвештә Буа станциясе җитәкчелеге балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары арасында куркынычсызлык кагыйдәләрен даими үтәү кирәклеге турында аңлату эшләре алып барырга чакыра. Шул исәптән тәрбия эше планына һәм ата-аналар җыелышларына укучылар һәм аларның ата-аналары белән "Тимер юл транспортында балаларның куркынычсызлык кагыйдәләре"темасына лекцияләр үткәрүне кертүне сорый.
Шушы көннәрдә Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, спорт – сәламәтләндерү чарасы уздырды. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, физик активлыкка һәм өлкән яшьтәге гражданнарның ялын оештыруга юнәлдерелгән.
Олимпиада дәвам итә!
Гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында үткәрелгән олимпиадада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча икенче этапка узган иҗади эшләр әзерләргә, тәкъдим ителгән темаларның берсенә эссе язарга тәкъдим итәбез!
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законда товарның сыйфатсыз товар булып тиешле сыйфатта танылуы күрсәтелде:
* Законда билгеләнгән мәҗбүри таләпләргә
• Сату-алу шартнамәсе шартлары
• Мондый төрдәге товар куллану максатлары.