ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Тренировка ике этапта үткәрелә. Башта билгеләнгән органнар хезмәткәрләренә хәбәр итү һәм җыю, барлык дәрәҗәләрдә идарә системасын җәелдерү мәсьәләләре карала.

Икенче өлеш гражданнар оборонасын әзерләүгә китерү буенча чараларны гамәли башкарудан тора. Зур масштаблы гадәттән тыш хәл шартларында авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләр башкарылды. Аның кысаларында белгечләр халыкны саклау, эвакуацияләү,  җимерелү нәтиҗәләрен бетерү буенча чараларны үтәделәр, шулай ук гадәттән тыш хәлләр шартларында халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү элементлары эшен оештырдылар.

«Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегендә түбәндәге адреслар буенча: Буа ш., Ефремов ур., 135 «В»; Тәтеш ш., Свердлов ур., 43, 2021 елның 20 октябре 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.

10 сәгать 40 минуттан 10 сәгать 43 минутка  кадәр Буада халыкка ашыгыч хәбәр итү системасын тикшерү узачак. Шәһәрдә электр сиреналары һәм сөйләм сиреналары кертеләчәк. Халык арасында куркыныч барлыкка килгән очракта 3-15-51 телефонына шалтыратыгыз (ЕДДС).

Хәбәр итү сигналы: "Игътибар! Гражданнар оборонасы штабы сөйли, халыкка хәбәр итүне тикшерү үткәрелә.»

Халыктан куркуга  бирелмәүләрен сорыйбыз, бу- укыту тренировкасы.


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 6 октябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - белем, иң кадерле һәм күңелдә сакланучы якын кеше – бу белемнәрне  күңел җылылары аша тапшыручы –  ул укытучы.  Мәктәп - һәр кешенең формалашуында мөһим этап булып тора. Биредә дөньяви кызыксынучанлык,  характер формалаша, яшерен талантлар уяна һәм үсә. Зирәклек, күңел байлыгы, тирән белем аша дөньяны танып белүгә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кеше –  Сез ул, укытучы. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәте безнең өчен  үрнәк булып тора. Сезнең кайгыртучанлык һәм җылылык, кирәк чактагы җылы сүзегез, урынлы шелтәгез һәрчак укучылар күңелендә саклана.

Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара Мәдәни үсеш үзәгендә узды. Бәйрәм залына укытучылар, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре  чакырылды. Сәламәтлекләрен саклау максатларынды быелгы педагогик эшчәнлек ветераннары залда булмады. Әмма аларның берсе дә  игътибарсыз  калмады.

Бу көнне педагогларга сәхнәдән бик күп җылы сүзләр, котлаулар яңгырады, алдынгы педагогларга намуслы хезмәтләре һәм мәгариф үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Традицион бүләкләү тантанасыннан тыш, район башлыгы Рәнис Камартдинов инициативасы белән бәйрәм концерты да булды. Анда Ульяновск, Чуашстан һәм Казан артистлары катнашты.


4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

"Иң яхшы цифрлы мәктәп-2021" Республика конкурсына йомгак ясалды

Конкурс педагогик мохиттә заманча цифрлы технологияләрне алга этәрүгә һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары педагогларының һөнәри осталыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.

Конкурста республиканың «Ачык мәктәп» белем бирү платформасына тоташтырылган гомуми белем бирү оешмалары катнашты.

Буа шәһәренең Үзәк базарында традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Иртә таңнан район халкы яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар, он, шикәр һәм башка җирле җитештерү товарлары алырга килде.

Буалылар  бик теләп, Буа элеваторы, шикәр заводы продукциясен сатып алдылар, яшелчә, җиләк-җимеш, ит продукциясе киштәләре янында чиратлар тезелде.

Буа шәһәре мәдәният хезмәткәрләре ярминкәгә килүчеләргә яхшы кәеф һәм иң яхшы җырларын бүләк иттеләр. Традицион ярминкәдә Буа районының атказанган мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать артистлары чыгыш ясады.


2
октябрь, 2021 ел
шимбә

Буа шәһәре М.М. Вахитов  исемендәге гимназиянең Мөстәкыйль балалары                (SaMoSтоятельные дети): шәһәр халкын хәйрия акциясенә - "игелекле мәктәп" проектына кушылырга чакыралар. Әлеге чара даими рәвештә халыктан макулатура җыю һәм эшкәртүгә тапшыруны күздә тота. Ә җыелган акчалар "Тормыш линиясе" фондына, авыручыларны дәвалауга юнәлдереләчәк.

Макулатура тапшыру ысулы - контактсыз һәм куркынычсыз, шәһәр һәм район халкына макулатураны алу адресын  күрсәтеп,гимназиягә шалтырату да җитә (3-14-64). Экологик проект кысаларында коткарылган агачлар саны артачак. Акциягә добрая-школа.рф сайтында гариза калдырып, теләсә кайсы мәктәп кушыла ала.

Макулатура тапшыр һәм агачны гына түгел, ә кеше  гомерен дә саклап кал...

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2021 елга дәүләт биреме, РАО инновацион мәйданчыгы, РАНХиГС ФИРО эксперименталь мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында “Digital-мәгариф киңлегенең яңа фәлсәфәсе " III төбәкара фәнни-гамәли конференциясен (халыкара катнашу белән) үткәрде. Конференциянең спикерлары-Россия Федерациясеннән һәм чит илләрдән (Финляндия, Норвегия, Казахстан) мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар һәм белгечләр, шулай ук педагог-практикалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International